news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Трактор сулы чокырга төшеп киткәч, гыйбадәт кылырга баручы утызлап кеше һәлак булган

news_top
Трактор сулы чокырга төшеп киткәч, гыйбадәт кылырга баручы утызлап кеше һәлак булган
видеодан скриншот
https://www.vesti.ru/

Һиндстанның Уттар-Прадеш штатында суга төшеп киткән тракторда утызлап кеше һәлак булган, тагын 28 кеше имгәнгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Прицеп тагылган тракторда гыйбадәт кылырга баручы кешеләр утырган булган. Трактор яңгыр суы тулган чокырга төшеп киткән.

Биредәге Times 18 басмасы хәбәр иткәнчә, һәлак булучылар – барысы да Кортха авылы кешеләре.

Якынча белешмә буенча, трактор йөртүче идарәсен югалткан һәм суга төшеп киткән. Аннары прицеп әйләнеп капланган һәм кешеләр өстенә төшкән. Мәрхүмнәр арасында балалар да булган.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар