
2 сентябрьдә Башкортстанның Золотношка–Николаевка автомобиль юлында «Лада Гранта» автомобиле прицеп таккан трактор белән бәрелешкән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел автомобиль белән идарә итүче ир-ат һәм аның пассажиры, трактор салонында әти-әнисе белән булган 3 яшьлек кыз бала үлгән.

Фото: © Башкортстан Дәүләт автоинспекциясе, https://www.bashinform.ru/
БР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләрнең эшен координацияләү өчен, фаҗига урынына Стәрлетамак районы прокуроры Илшат Рахматуллин да килгән.
Якынча мәгълүматлар буенча, авариядә прицеп таккан тракторга килеп кергән «Лада Гранта» йөртүчесе гаепле, диелә хәбәрдә.

Фото: © Башкортстан Дәүләт автоинспекциясе, https://www.bashinform.ru/