news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Трактор астында калган җиңел машинада әтисе, әнисе, нәни бала һәм дус кызлары үлгән

news_top

4 сентябрь кичендә Талица шәһәре янында коточкыч юл-транспорт һәлакәте була. Трактор җиңел машина өстеннән чыга, 4 кеше һәлак була. Трактор йөртүчесенә карата җинаять эше ачылган. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Мәрхүмнәр Kia Rio автомобилендә Талицадан Казаковское авылына бара. Салонда 27 яшьлек Евгений, аның 26 яшьлек хатыны Александра, аларның 4 яшьлек кызы, шулай ук гаиләнең 20 яшьлек дусты була. Бер мизгелдә МТЗ-82 тракторы белән идарә иткән 27 яшьлек йөртүче каршы як полосага очып чыга һәм җиңел машинаны таптый.

Трактор йөртүчесе Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә транспортның үзеннән-үзе каршы як юлга ыргылуын аңлаткан. Шул ук вакытта ир-атның транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы булмавы ачыкланган. Авария вакытында ул аек булган.

– Аның аңлатмасы җентекләп тикшереләчәк, – дип хәбәр итәләр Свердловск өлкәсе буенча Дәүләт автоинспекциясендә.

Җинаять эше ачылган. Трактор йөртүчесенә 15 елга кадәр төрмә яный.

Билгеле булганча, мәрхүм ир белән хатын 7 ел бергә булган. Александра Евгенийны армиядән көтеп алган, аннан соң махсус хәрби операциягә озаткан.

– Ул «Батырлык» ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Аннары, контузия аркасында, аны башка частькә күчерделәр, – дип сөйләгән Евгенийның әнисе. – Женя белән Саша бер-берсен бик яраталар иде. Ул аны армиядән көтеп алды. 2020 елда өйләнештеләр, аннары кызлары туды. Без барыбыз да шок хәлендә.

Аның сүзләренчә, һәлакәт вакытында Kia Rio белән 27 яшьлек Евгений идарә иткән, хатыны Александра янәшәдә утырган, арткы утыргычта балалар креслосында аларның 4 яшьлек кызы, аның янында Александраның дусты – 20 яшьлек Полина булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар