news_header_bot
Язманы тыңлагыз

ТР Үзәк сайлау комиссиясе бермандатлы окргуларда тавыш бирүнең якынча нәтиҗәләрен атады

news_top

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның бермандатлы сайлау округларында тавыш бирүнең якынча нәтиҗәләрен игълан итте.

31 нче номерлы Идел буе бермандатлы сайлау округында иң күп тавышны Илья Вольфсон 67,5% җыйды, ә 32 нче номерлы Мәскәү округында – 51,77% тавыш белән Руслан Йосыпов, 33 нче номерлы Түбән Кама округында – 69,20% тавыш белән Олег Морозов алдынгылыкта бара.

34 нче номерлы Яр Чаллы сайлау округында 76,74% тавыш белән Әлфия Когогина, 35 нче номерлы Әлмәт округында – Марсель Шәйдуллин (64,31%), 36 нче номерлы Үзәк округта – Марат Нуриев (59,92%) беренчелектә бара.

50 нче номерлы Биектау бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауда тавыш бирүчеләр саны 88,14% тәшкил итте. Якынча мәгълүматлар буенча, иң күп тавышны Фәрит Әбделгәниев (64,90%) җыйды.

Муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлау нәтиҗәләрен ясау дәвам итә, дип хәбәр итте Андрей Кондратьев.

Тавыш бирү 18-20 сентябрь көннәрендә узды. Республика халкы РФ Дәүләт Думасының тугызынчы чакырылыш депутатларын, шулай ук 50 нче номерлы Биектау бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлады.

Татарстанда федераль сайлау округы буенча 10 сәяси партиядән 80 кандидат тәкъдим ителде. Тагын алты партиядән 32 кандидат алты бермандатлы сайлау округы буенча сайлауда катнашты.

50 номерлы Биектау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауда өч кандидат катнашты. Муниципаль сайлаулар кысаларында 202 депутат мандаты алыштырылды, аларга 557 кандидат дәгъва кылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар