Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Тозсыз шаяру". Данир Сабировның этенә "Тямай" кушаматын бирмәкче булуын ошатмаганнар

"Тозсыз шаяру". Данир Сабировның этенә "Тямай" кушаматын бирмәкче булуын ошатмаганнар

news_top_970_100
"Тозсыз шаяру". Данир Сабировның этенә "Тямай" кушаматын бирмәкче булуын ошатмаганнар
“Тямайфест” концертында Фирдүс Тямаев Данир Сабировка маэмаеңа дип җамыяк бирә. Шуннан пародияләр остасы эте белән мәчесе турында сөйли башлый.

“Миңа эткә ник Кемаль дип исем бирдегез, без улыбызга кушмакчы идек дип үпкәләделәр. Эт тә җан иясе инде. Дөресен әйткәндә, мин эткә Тямай дип исем бирмәкче идем. Икенче этем булса, Тямай дип кушам. Акыллы, ычкынган эт табам да, синең кебек. Кәшифәнең (мәче) ире булса, аңа Фирдүс дип кушам. 

“Ярар инде, хайванга әйләндермә безне”, - ди Фирдүс, үзе гел арлы-бирле бүләк ташый.

Данир инстачыларның күңелен күтәрә алган. Алар рәхәтләнеп көлүләрен һәм “егетләр, сез ут” дип язып калдырган.

“Биш тапкыр тыңладым бугай. Үлдем көлеп. Аңламыйм юмор телен аңламаган кешеләрне. Молодцы егетләр. Сез сәхнә өчен туган”;

“Кәефне күтәрдегез егетләр”;

“Көлдереп үтерәләр, бу икеү очрашсалар”;

“Көлке капчыклары шушылар буладыр инде”;

“Егетләр 14 мәртәбә карадым име, тагын 16 тапкыр карыйм әле. Ваще молодцы!” – дигән комментарийлар калдырганнар.

“Тозсыз шаяру”, – дип тә язучы табылган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100