news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тозлы скумбрия балыгы (рецепт)

"Яшел Үзән" газетасы сайтыннан тозлы скумбрия балыгы рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Тозлы скумбрия балыгы (рецепт)
1 кг скумбрия балыгы өчен 1 литр маринад кирәк була.

Маринад өчен: 5 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы коры горчица, 6 шт лавр яфрагы, 2 шт канәфер, 2 аш кашыгы сыек май.

Әзерләү тәртибе: балыкларны чистартабыз. Аерым савытта, тәкъдим ителгән ингредиентлардан маринад кайнатабыз һәм суытабыз. Аннан соң шунда балыкны салып, өстенә тәлинкә каплап, бастырып куябыз. 1-2 көннән балык әзер. Вакыт-вакыт әйләндергәләп торсагыз да ярый. Теләгән кеше суган куша ала, алары да бик тәмле була.

Үзегез тозлаганны авыз итеп караганнан соң, кибеттән алып ашыйсыгыз да килмәс, мөгаен, чөнки бик тәмле була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар