news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тозлы кыярның нинди зыяны бар?

Тозлы ризык аппетитны да көчәйтә.

news_top
Тозлы кыярның нинди зыяны бар?
https://pixabay.com

Туклану буенча белгечләр маринадланган кыярның сәламәтлеккә зыяны турында аңлатты. Бу турыда Лента.ру язды.

Диетолог Джей Ковин (Jay Cowin) сүзләренчә, бер тозлы кыярда натрийның олы кеше өчен көнлек нормасының 66 проценты була. 

«Ләкин бер кыяр гына ашап туктау кыен, алар бик тәмле бит. Шуңа күрә организмга артык тоз керә, ул сәламәтлеккә зыянлы», — ди белгеч.

Доктор Вакас Ахмад Батар (Waqas Ahmad Buttar) сүзләренчә, озак вакыт дәвамында күп итеп тоз ашау кан басымы күтәрелүгә, бөерләр белән проблемалар чыгуга китерергә мөмкин.

Доктор Рашми Биакоди (Rashmi Byakodi) исә тозлы әйберләр ашауның тагын бер куркынычы турында кисәтә. Бу — гипертония һәм метеоризм. Ул тозлы ризыкның аппетитны арттыруын да әйтә. Маринадланган кыярда калорияләр аз булу сәбәпле, бик еш тозлы кыяр ашаучы кешеләр күп итеп ашый башлый, алар ялган ачлык хисе белән көрәшә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар