Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тозлы кыяр + сөт: Булат Бәйрәмовтан тиз арада ябыгу рецепты

Үзенчәлекле диета рецептын шоумен, алып баручы Булат Бәйрәмов Инстаграм сәхифәсендә урнаштырган.

news_top_970_100
Тозлы кыяр + сөт: Булат Бәйрәмовтан тиз арада ябыгу рецепты
"Татар-информ" архивы

Шоумен, алып баручы Булат Бәйрәмовның Инстаграм битендә кызыклы пост пәйдә булды. Анда ул бәйрәмнәрдән соң ябыгырга теләүчеләр өчен «БЛ» (Булат-Ләйсән) компаниясе уйлап чыгарган рецепт белән бүлешә. Булат «СөтОкс» препараты исемен, хатыны популяр җырчы Ләйсән Гыймаева белән уйлап чыгарган.

Ябыгу рецепты белән ул мәзәк итеп, алдына сөт, тозлы кыяр банкасы, свежий кыяр куеп бүлешә.

«Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ничек ябыгырга белмисезме, «БЛ» компаниясе сезнең өчен өр-яңа «СөтОкс» препараты уйлап тапты. Бары тик натураль компонентлар гына: сөт, төзлы кыяр һәм свежий кыяр. Боларның барысын аласыз да, блендер ярдәмендә лыгыр-быгыр китерәсез. Һәм инде көненә өч мәртәбә өчәр литр эчеп, өч атна дигәндә сездән дә ябык кеше булмаячак», — ди Булат.

Шулай ук мәзәкләп, өч ай дәвамында әлеге продуктны сатып алган һәм барлык квалификацияләрне дә япкан кешегә «БЛ» компаниясеннән өр-яңа машина — зур молоковоз бүләк итәчәкләрен дә вәгъдә итә. «БЛ» компаниясе — без ябыгу серләрен беләбез!» — дип, канатлы сүзләрен дә өстәп куя.

Инстачы дуслары Булат Бәйрәмовның мәзәген аңламыйча, «Бу шаярумы соң, әллә чынмы?» дип язган. «Ник инде үзегезнең секретларыгызны ачасыз?» дип, теләктәшлек белдерүчеләр дә, «Кеше ышандырып утырасыз инде», — дип гаепләүчеләр дә табылган.

Шулай ук инстачылар арасында мәзәкне җөпләүчеләр дә бар.

«Моңардан соң молоковоз түгел, откачка машинасын, шамбога, бүләк итәргә тиеш»;

«Өч айда кеше юкка чыгачак, моны куллана башласа, машинаны да көтеп ала алмаячак»;

«Клиентларга кытлык булмас дип уйлыйм. Молоковоз бөтен кешегә дә кирәк!»;

«Өч лям торган машина өчен барысына да әзер, иң мөһиме өйрәтегез генә. Кыярларны иң баштан ашап, аннары сөт эчәсеме?»;

«Бу әйберләрне кулланып, ахыры нәрсә белән бетәчәген күз алдыма китердем. Юк, юк, кирәкмәс!»

«Акча да әрәм итәсе юк, бар да натураль продукт, шәп рецепт бу, истә калдырырга кирәк»;

«Әгәр ярдәм итмәсә — ике молоковоз»;

«Мин спонсорга ярдәмгә киләм, проблема юк!» — дип яза алар.

«Колготки компаниясендә идең бит әле, «БЛ»га күчтеңмени?» — дигән сорауга, — «без артистларга гел житми бит», — дип җавап биргән Булат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100