Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тозлы кыяр һәм корицалы помидор

Җырчы Лилия Муллагалиевадан кыяр һәм помидор маринадлау рецептын тәкъдим итәбез. "Кыярны мин елда бертөрле маринадлыйм. Бик тәмле,кетердәп тора. Ә помидор маринадлаганда корица салам", - дип яза җырчы Инстаграмда.

news_top_970_100
Тозлы кыяр һәм корицалы помидор
1. 1 л суга: 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы. Аш серкәсен вак банкаларга 1 аш кашыгы, 1,5 ярымлыга 2 аш кашыгы, 3 л га 3 аш кашыгы салырга.

Кыярларның башларын кисәргә, төрле үләннәр, тәмләткечлэр салынган стерильләштерелгән банкаларга тутырырга. Һәр банкага бер-ике кечкенә кисәк керән тамыры кисеп салырга, шуңа да кыярлар кетердәп торачак. Кайнар су коеп, кыярларны 15-20 мин тотарга. Шул суны кире кәстрүльгә салып, тоз, шикәр комы салып кайнатып чыгарырга һәм кыярлар өстенә коярга, 9 процентлы аш серкәсе салырга да капкачларын ябып куярга.

2. 3 л томатка: 4 аш кашыгы тоз, 6 аш кашыгы шикәр комы.

Помидорларны төбеннән тишкәләп, ваграк банкаларга тутырырга. Өстенә кайнап чыккан су коярга һәм капкачларын ябып, 20 минут тотарга. Ул арада зур ярыла башлаган помидорларны блендер белнә вакларга, 6-7 тырнак сарымсак турап салырга, 6-7 татлы борыч 1 чәй калагы корица өстәп, кайнарга куярга. Кайнап чыгуга өстеннән күбеген алырга һәм 15 минут кайнатырга. Помидорларның суын түгәргә һәм кайнап утырган томатны банкаларга коярга,1 аш кашыгы аш серкәсе салып (вак банкаларга), тимер капкач белән ябып, банкаларның астын өскә әйләндереп төреп куярга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100