Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тозлы кыяр кетердәп торсын өчен нишләргә?

Кыярлар кетердәп торсын өчен, аларны дөрес итеп әзерләргә кирәк.

news_top_970_100
Тозлы кыяр кетердәп торсын өчен нишләргә?

Тиз тозлар өчен кыска кыярларны 1 кило чамасы җыеп алыгыз. Шулай ук чили борычы, карлыган, кура җиләге, чия, җир җиләге яфраклары, сарымсак, лавр яфрагы, борчаклы борыч, тоз һәм шикәр комы кирәк. Тәменчә төрле үләннәр дә алыгыз.

Һәр кыярны яхшылап юыгыз, аннары 2-4 сәгатькә салкын суга салып куегыз. Беренче шушы эш — бик мөһим өлеше була. Кыяр кетердәве нәкъ менә шушы эшләргә бәйле. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Суда торган кыярларның баш-башларын кисеп ташлагыз. Зур кисәсезме, кечкенә генә итеп телеп аласызмы — бусы сезнең эш.

Тозлаганда кулланылачак үләннәрне җылы суда җебетеп алыгыз.

Тиз тозлана торган кыярны пыяла банка яки кәстрүлдә әзерлиләр. Савыт сайлаганда аның ачык башына авыр әйбер куеп торасы барын истә тотыгыз. Тозлана торган кыяр өстенә пресс куеп тотасы була.

Савыт төбенә специяләр һәм кулланылачак үсемлекләрнең яртысын салыгыз. Яшел үләннәр күп булсын. Үләннәр өстенә кыярларны тезегез. Өстенә тагын бер рәт яшел яфраклар - укроп, петрушка, борыч салыгыз.

Шуларны эшләгәндә аерым савытта су кайнатыгыз. Су температурасы 100 градуска җиткәч, суга тоз һәм шикәр комы кушыгыз. 1 литр суга икешәр аш кашыгы тоз һәм шикәр комы исәбеннән алына.

Тозлыкны болгатыгыз һәм кыяр салынган савытка бушатыгыз. Бөтен кыярлар да тозлык белән күмелсен. Бу савытның өстенә пресс бастырып, бер тәүлеккә кырыйга алып куеп торыгыз. 24 сәгать узгач, чәнечке белән төрткәләп, кыяр өлгергәнме икәнен тикшерегез. Әзер булмаса, тагын бер тәүлеккә алып куеп торыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100