Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төзелеш фирмасы директоры, уникенче каттан төшкән ишек астында калып, һәлак булган

news_top_970_100
Төзелеш фирмасы директоры, уникенче каттан төшкән ишек астында калып, һәлак булган
https://tyumen.sledcom.ru

Төмәндә, иминлек техникасы кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле, төзелеш фирмасы директоры һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы Россия Тикшерү комитетының Төмән өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

Фаҗига 30 ноябрьдә көндез була. Космос геройлары урамында төзелә торган йорт территориясендә 12нче кат биеклегеннән төшкән агач ишек директорның башына бәрелгән.

Бу вакытта 68 яшьлек эшмәкәр эшләр барышын тикшереп йөри. Шул чакта манаралы кран машинисты берничә ишекне 12нче катка күтәрә. Ишекләрнең берсе яхшылап беркетелмәгән була.

Битарафлык нәтиҗәсендә, җитәкче һәлак була. Ул яңгыр сулары ага торган урыннарны тикшерә һәм өстән әйбер төшүне абайламый кала.

«Иминлек кагыйдәләрен үтәмәү һәм саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100