Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төзелеш чүп-чарын аралаганда кара елан чаккан ир-атны табиблар коткара алмаган

news_top_970_100
Төзелеш чүп-чарын аралаганда кара елан чаккан ир-атны табиблар коткара алмаган
https://pixabay.com/

Екатеринбургта, елан чакканнан соң, бер ир-ат һәлак булган. Алдагы көнне ул төзелеш чүп-чарын аралый, шул чакта аны кара елан чага. Бу турыда E1.RU хәбәр итте.

Елан чаккач, ир-ат травмпунктка мөрәҗәгать итә. Анда бу кешенең хәле китә, аңа ашыгыч ярдәм чакыралар. Хастаханәгә китергәндә, ир-ат комада була.

20 нче үзәк шәһәр хастаханәсе баш табибы Семен Хмельникер сүзләренчә, хастаханәгә чыннан да шундый пациентны китергәннәр. Табибларның тырышлыгына карамастан, аны коткара алмаганнар.

«29 августта 21.25 сәгатьтә ашыгыч ярдәм бригадасы «елан агуы белән агулану» диагнозы куелган пациентны алып килде. Ашыгыч ярдәм табиблары реанимация ясаганнан соң, пациент клиник үлем халәтендә иде. Бу чараларны хастаханә реанимациясендә дәвам иттеләр. Ләкин нәтиҗәсе булмады. 22.00 сәгатьтә аның үлеме расланды», – дигән баш табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100