Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төзәлмәслек ярам булдың... (Гөлнара Хәлимова)

news_top_970_100

Аның турында авылның кечесе-карты гел мактау сүзләре белән генә телгә ала. Хәер, «ала иде» – йортка бер хатынны алып кайтканга кадәр. «Галинур бер чәчбигә өйләнгән», – дигән гайбәте дә тиз таралды. Йомышың төшеп авыл башына менсәң дә, кибеткә сугылсаң да, халыкның теленнән аның исеме төшмәде. Эчтән авыр булса да, тыштан аны-моны сиздермәде ир. «Алып кайттым шул! Мин кемнән ким?!» дигәндәй, горур атлавын белде.

Көннәрдән бер көнне күрше Гайникамал әби ишек какты:

– Әссәләмегәләйкүм! Өйдә кеше бармы? – дип таягы белән бер урында таптана торгач, бакчадан үзенә эндәшкәннәрен ишетте. Ул Галинурның «чәчбие» Айсылу иде – кишер, суган утыртып йөреше икән. Перчаткаларын сала-сала күршесе янына килде:

– Исәнмесез! Сез безнең күрше бит?

Гайникамал бары тик аны баштан-аяк күзәтеп-тикшереп чыгарга гына кергән иде, шуңа күрә төче телләнеп тормады. Нәрсәдер исенә төшкән итеп кире капкага таба атлады.

– Болай гына кергән идегезме? Әйдәгез, кереп чәй эчик булмаса!

– Юк-юк, нинди чәйләп тору, ди, ул! Оныкларым кайтасы бар, яраткан киленем бәлеш куйды, улым мунча якты, мин, Галинур нихәлдә икән, дип кенә сугылган идем.

– Ә, ул эштән кайтмады шул әле. Озак тормас инде.

– Ярар, сәлам әйтерсең, яме? Гайникамал әби кергән иде, диярсең.

– Менә таныш та булдык. Ә мин Айсылу булам.

– Сине беләбез, – дип, авыз эченнән генә мыгырдаганын Айсылу бик яхшы ишетте, әмма ишетмәгәнгә салышты:

– Сез кунакка кергәләгез, Гайникамал апа! Ишек һәрчак ачык!

Әби, бүтән бу йортка аяк та атламыйм дигән кыяфәт белән, таягына таянып, капкага таба атлады. Авылга таралган гайбәтләргә кайчан ышана башлады соң әле ул? Әллә ни усал да, начар да түгел бит Галинурның Айсылуы. Никтер яхшы сүзләр генә йөрми шул. Хәер, ул аның сәбәбен дә белә инде – Галинур хатыны үлеменнән соң бөтенләй сулды, тормыштан тәм тапмый башлаган иде. Әле бердәнбер балалары – Газинур да үсеп килә. Берүзенә генә бала үстерү авыр булыр иде иргә, шуңа күрә ул өйләнергә булды. Ләкин тегендә-монда таралган гайбәтнең килеп чыгу сәбәбе башкада шул – Галинур намазда, имам-хатыйбның эше килеп чыкканда, Коръән ашларын да укый иде, җеназасын да укырга өйрәнде. Шуңа күрә аның турында матур сүзләр телдән төшмәде.

«Галинур энем, булышып китмәссеңме?» – дип шактый кеше мөрәҗәгать белән килде. Берсенә дә «юк» дия белмәгән ир турында хәзер бөтенләй башка сүзләр йөри. Кемдер аны «хатынына тугры булмаган, тизрәк өйләнү ягын карады» дип сөйләсә, кайберәүләр: «Намазда була торып, нинди хатын алып кайткан, ичмаса, мөслимәгә өйләнгән булса!» – дип тәнкыйтьләде. Бу авылда диндәге кешеләр бик аз иде, җомга намазына да күбрәк түбәтәйле бабайлар йөрде. Галинур җомга саен кичке аш вакытында мәчеттә ишеткәннәрен кабатлады. Аны Айсылу белән Газинур тын да алмый тыңлап утыра торганга гадәтләнде. Газинур үги әнисен кабул иттеме-итмәдеме – үзе дә анык аңламады. Кечкенә шул әле, башлангыч класста укый, әнисе дә кире кайтыр сыман тоелды аңа. Әтисенә охшап акыллы булып үсте малай, Айсылу апасына «әни» димәсә дә, гаиләдә төп кешенең берсе икәнен аңлый иде.

Гайбәт, төртмәле сүзләр, ниһаять, көннәрдән бер көнне тына төште. Һәр кеше үз мәшәкате белән дөнья куды. Ләкин Галинурның «елан телле» сеңлесе Нәгыймә генә бу гаиләгә яшәргә ирек бирмәде. Газинурның, күз яше белән елап: «Син минем әниемне үтердеңмени? Ул синең аркада киттеме?» – диюләренең сәбәбе дә шул әче телле сеңлесе булды. Мәрхүмә туган апасын өзелеп яратты шул, шуңа абыйсы янәшәсендә бүтән хатын-кыз булуын кабул итмәде сеңел. Күрәзәче, им-томчы әбиләргә барып та Айсылуны кудырып җибәрергә теләде. Ләкин Аллаһ Тәгалә, күрәсең, аның теләкләрен ишетмәде.

Айсылу Газинурга көн-көннән ияләнде, инде үз баласыдай күреп, яратып, «улым» дип дәшәргә өйрәнгән иде. Инде гайбәтләргә игътибар бирми генә яшәгән көннәрдә, гаиләләренә кара мәче кебек зур кайгы килеп керде. Эссе җәй иде ул. Урак өсте. Галинуры эштән кайтмаган иде әле, Айсылу аның кайтышына бәлеш куйды. Бер сәгать үтте – ире юк та юк. Тегендә-монда йөренде хатын, кемгә барып сорашырга белмәде. Шулчак, үги әнисенең борчылганын күреп, Газинур телгә килде:

– Күрше Шамил абыйдан сорап кара әле, әни, ул бит әтинең дусты. Алар бергә эшлиләр.

Шулчаклы акыллы булса да булыр икән улы! Шамил белән бергә эшлиләр шул! Ул тиз генә күршегә кереп йөгерде.

– Галинур бик соңарды, сез бергә түгел идегезме, Шамил?

– Бергә идек, кайтмадымени? – күршесе бераз «җибәргән» иде, аягында басып тора алмый башлады. Ә үзе һаман Айсылуга якыная. – Тукта, беләм мин аның кайда икәнен. Без бергә әзрәк бәйрәм иткән идек, күрше. Что син, ачуланма инде. Бергә эшләгәнгә ничә ел, бер утырып эчкән дә юк, минсиңайтим! Шул хатабызны төзәттек. Мин кайтып киттем, алар тегендә калдылар, әйдә-әйдә, курыкма.

Ничек инде Галинур эчкән?! Аны хәмерне авызына бер дә капканы юк иде бит. Шамил белеп сөйләмидер…

Айсылу кулына тоткан тастымалын күкрәгенә ныграк кысты – шомлы әле бу, бик тә сәер...Ә үзе, Галинурны күрү теләге белән, аның артыннан атлады. Әмма алар караңгы бер аулакка килеп чыктылар. Шамил исерек булса да, көч-дәрте ташып тора – Айсылуны бер кулы белән шунда ук яткырды да тизрәк каешын чишә башлады. Аның зур гәүдәсе астында ыңгырашкан хатынның тавышы шул бакча артында гына ишетелеп калды. Ничек кенә карышса да, Айсылу бу ирне җиңә алмады.

Күзен ачканда, аның каршында ире басып тора иде. Галинур Айсылуны Шамил кочагында күреп бик гарьләнде, әмма якын дустын шунда ук бәреп үтерер хәлгә килде. Һәм ул аны күзеннән кан чыкканчы кыйнады да кыйнады. Ирен менә мондый итеп Айсылу үз гомерендә беренче тапкыр күрде һәм ышанмады.

– Галинур, үтерәсең! Тукта!

– Дәшмә, Айсылу! Ул минем хатынымны көчләгән! Кабәхәт! Үтерәм!

– Галинур, утырталар!

– Кемне утыртырлар әле! Анымы, минеме?! Син ник яклыйсың соң әле аны? Әллә син аның сөяркәсеме? – бу юлы инде Галинур йодрыгы белән Айсылуга борылды.

– Син ни сөйлисең, җаным? Үз аңыңдамы?

– Хатыныңны башка ир кочагында күргәч, булырсың үз акылыңда! Киен тизрәк! Бар, кайта тор!

– Гали...

– Кайт, дим!

Айсылу, халатының ертылган җирләрен тастымалы белән каплап, өйгә йөгерде. Керсә, ни күрсен – уллары Нәгыймә белән чәй эчеп утыра.

– Бәрәкалла, кем кайткан! – дип каршы алды «каенсеңлесе».

Айсылу исәнләшмәде, йокы бүлмәсенә керде дә, бикләнеп, рәхәтләнеп елады. Бу вакытта Нәгыймәсе нишләп йөри инде? Юкка түгел бу, юкка түгел...

***

Икенче көнне иртән Шамилнең үлгән хәбәре таралды. Билгеле, үтерүченең дә исеме һәркемгә мәгълүм иде. Бу көнне Айсылу беркайчан да хәтеререннән җуя алмаячак. Галинур аларны икесен калдырып, төрмәгә китте. Дөресрәге, аны алып киттеләр. Газинурны кочаклап басып калган Айсылу үзен нәрсә көтәсен белми иде әле. Бу баланы ничек «үзенеке» итеп үстерергә дә, яманатны ничек юарга? Алар мәчеткә таба кузгалды. Айсылу күз яшен генә күрсәтми елый иде, ә Галинур урам ташларын туп итеп тибеп бара. Үзе хәзер инде үги булмаган әнисенә карый:

– Әни, әти кайчан кайта?

– Тиздән, улым.

– Әни, мәктәптә миннән көләләр. «Әнисез генә түгел, әтисез дә калдың», – диләр.

– Кем көлә, улым?

– Нәгыймә апаның улы белән кызы.

– Син аларга игътибар итмә, улым. Көчле кешеләр андый сүзләргә бирешми.

– Без бит көчле, әни? Син дә көчле – чөнки син мине үзең генә карыйсың. Мин дә көчле – чөнки көлсәләр дә еламыйм. Әти генә көчсез булган, шуңа озак кайтармый торалар. Көчле булса, ул аларны җиңеп, монда кайтыр иде. Әйеме, әни?

– Әйе, улым.

Алар мәчеткә кереп киттеләр. Бары тик шунда, намазга баскан мизгелендә генә Айсылу җанына тынычлык, йөрәгенә дәва таба алды. Төзәлмәслек яра юк ул. Вакыт узу белән барысы да җайлана, дип тынычландырды ул үзен. Менә шундый акыллы хатын иде Айсылу...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100