Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тозакка эләкте». Күп катлы йортта фаҗига вакытында лифтка кергән ир-ат тереләй янган

news_top_970_100
«Тозакка эләкте». Күп катлы йортта фаҗига вакытында лифтка кергән ир-ат тереләй янган
https://moscow.sledcom.ru/

Мәскәүдә күп катлы йорт подъездында янгын вакытында бер ир-ат һәлак булган. Аның мәетен лифтта тапканнар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Әче төтен тиз арада бөтен баскычка, иң югары каттагы фатирларның керә торган урыннарына кадәр тула. Урынга килгән коткаручылар биредә яшәүчеләрне эвакуацияли.

Янгыннан соң беренче минутларда төшерелгән кадрларда бинаның өске катлары янган кебек тоелса да, чынлыкта, куе кара төтен күп катлы йорт подъездыннан чыга. Ут беренче катта башлана, бик тиз тарала.

«Кап-кара төтен чыкты. Беренче каттагы дүрт фатирдан», – ди консьерж хатын.

Ул чынлыкта янгын кайда башланганын әйтә алмый.

Якынча белешмә буенча, янгын беренче катта уртак мәйданчыкта башлана. Санаулы минутлар эчендә ут подъездга күчә. Янгын вакытында лифт кулланырга ярамый. Ләкин биредә яшәүчеләр бу кагыйдәне үтәми, берничә кеше югары катка лифтта менергә була.

«Башымны сулга борсам, ишектән төтен чыгуын күрдем. Баскычка чыга торган шул ишектән ир-ат килеп чыкты, аның өстендә корым күп иде, ул трусикчан гына, үзе йөгерә, үзе «янгын!» дип кычкыра. Мин аннары дүртенче катка мендем, төтен минем арттан күтәрелде», – ди бу йортта яшәүче Анастасия.

Анастасия лифттан чыга алган, ә аның артыннан лифтка кергән ир-ат тозакка эләккән. Лифт беренче катта туктап кала, ишекләре ачылмый. Лифт эчендәге ир-ат тереләй янып үлә.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100