Тоз яки шикәр комы савытының төбенә берничә бөртек дөге ярмасы салалар. Моннан бер зыян да булмый, ә файдасы бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Ярма абсорбент булып тора, ул тозның төерләнеп катмавын булдыра.
Дөге бөртекләрен дымлы бүлмәдә тора торган савыт төбенә салалар.
Шулай иткәндә тоз төерләнеп катмый, шикәр комы бер зур каткан күчкә әверелми, диелә бу хәбәрдә.