Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тоз түгәргә ярамый дигән хорафат каян килгән?

Тозда усал энергия дә, яхшы энергия дә булырга мөмкин.

news_top_970_100
Тоз түгәргә ярамый дигән хорафат каян килгән?

Халыкта «Тоз түгәргә ярамый, сак бул», «Тоз түксәң, талаш чыга» дигән гыйбарәләр йөри. Моның мәгънәсе нидә соң? Эзотерик фикере wday.ru сайтында чыкты.

Тоз кристалларында тылсымлы көч бар дип санала. Эзотериклар фикеренчә, тоз энергетиканы үзенә сеңдерә. Анда усал энергия дә, яхшы энергия дә булырга мөмкин.

Тозны әҗәткә бирергә ярамый. Чөнки тоз белән энергия дә бирелә дип санала.

Тоз ярдәмендә фатирдагы энергетиканы да чистартырга мөмкин. Идән паласына бераз тоз сибәргә, ярты сәгатьтән аны тузан суырткыч белән җыеп алырга кирәк. Эзотерик җыелган тозны өйдән ераккарак илтеп ташларга киңәш итә.

Ә менә тоз түгәргә ярамый дигән сынамышка килгәндә, аек акыл белән уйлап карага кирәк. Борынгы заманнарда тоз бик кыйммәтле товар була. Тоз түгү — саксызлык санала. Шуңа күрә, тоз түгү талашка, җәнҗалга китерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100