«Тоз – ак үлем» – бу сүзләрне күпләр ишеткәне бардыр. Ләкин тоз шулкадәр үк куркынычмы соң? Бу хакта РЕН ТВ каналында махсус программада аңлаталар.
Тоз безгә ни өчен кирәк?
Урманнан чыккан пошиның юлны ялый башлаганын күрүчеләр бардыр, бәлки. Монда гадәти булмаган бернәрсә дә юк. Билгеле булганча, тояклыларга тоз организм өчен бик кирәк, өстәвенә, күп микъдарда. Пошилар үзләренә кирәкле элементның юл реагентларында булуын бик тиз аңлап алган.
Кешеләр, әлбәттә, поши түгел, ләкин безгә дә тоз бик кирәк. Аның төп компоненты – натрий – безнең мускулларның эшен көйли, шулай ук организмда дымны саклый. Йодлы тоз аеруча файдалы: табиблар аны бигрәк тә диңгездән еракта яшәүче төбәкләрдә яшәүчеләргә сатып алырга киңәш итә.
«Йод иммунитет формалашуда да, күп кенә алмашу процессларында да катнаша, шуңа күрә йод җитмәү кеше организмына сизелерлек һәм тискәре йогынты ясый. Йодланган тоз куллану өлешчә йод кытлыгын киметә. Һәм шактый киң таралган һәм гади технологик алым ярдәмендә без йод дефициты проблемасын хәл итә алабыз», – дип сөйләгән Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының азык-төлек технологияләре һәм биоинженерия кафедрасы доценты Елена Мясникова.
Моннан тыш, тоз продуктларны консервацияләгәндә кирәк. Ризыкка кергәч, ул зарарлы организмнардан дымны суыра башлый. Сусыз калган бактерияләр үрчүдән туктый һәм бик тиз үлә.
Диңгез тозы гадәти тоздан файдалыракмы?
«Гималай яки диңгез тозы кебек экзотик тозлар файдалырак санала, чөнки аларда организм өчен кирәк булган минераль матдәләр бар, диелә. Ләкин бу алай ук түгел. Чөнки җитәрлек күләмдә магний, яисә фосфор алу өчен, бик күп тоз ашарга кирәк. Шуңа күрә зыяны файдасына караганда күбрәк булачак», – ди гомуми практика табибы Мария Беляева.
Әлбәттә, һәр нәрсәдә чаманы белергә кирәк. Зур күләмдә тоз тискәре йогынты ясарга мөмкин.
«Тоз – ул натрий. 1 натрий молекуласына 4 су молекуласы туры килә. Шуңа күрә, тозны күп кулланганда, ә тоз – натрий хлор, без кирәк булмаган күләмдә натрий кулланабыз. Натрий суны тоткарлаячак. Су кан басымын күтәрәчәк, чөнки канда ул бик күп булачак, ә бу – йөрәк-кан тамырлары проблемаларына, шул исәптән инсультка, инфарктка китерәчәк», – дип сөйләде табиб-терапевт, медицина фәннәре кандидаты Андрей Кондрахин, диелә хәбәрдә.