Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тоз белән салдым». Әби өч нәни оныгын һәм кызын сөтле-токмачлы аш белән агулап үтергән

news_top_970_100
«Тоз белән салдым». Әби өч нәни оныгын һәм кызын сөтле-токмачлы аш белән агулап үтергән
https://saratov.sledcom.ru

Саратов өлкәсенең Маркс районында кызын һәм 3 оныгын агулап үтергән 50 яшьлек Лидия Ширяеваны присяжныйлар коллегиясе «гаепле» дип саный. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига 2021 елның 11 декабрендә Александровка авылында була. Лидия 3, 5 һәм 7 яшьлек оныгына, 23 яшьлек инвалид кызына сөтле-токмачлы аш пешереп ашата. 3 яшьлек Миша, 5 яшьлек Рита шул ук кичтә үлә. 23 яшьлек кыз һәм 7 яшьлек малай 2 көннән соң вафат була. Алар район хастаханәсендә реанимациядә үлә.

Судмедэксперт гаиләнең үлеме сәбәбен ачыклый. Алар дүртесе дә агуланган. Авылдашлар башта, Ширяевлар өендә инсектицидлар белән эшкәртү булган, балалар шуңа агуланган, дип уйлый. Ләкин 1 ел узгач, тикшерүчеләр әбине тоткарлый. Ул үтерүен үзе сөйли.

Тикшерү эшләре була, экспертизалар ясала. Сорау алганда, Лидия туганнарын ничек үтерүен күрсәтә. Ул иренең машина бардачогыннан агу алуын, аны ашка тоз белән бергә салуын сөйли.

Присяжныйлар коллегиясе Лидия Ширяеваны «гаепле» дип вердикт чыгара. Шуның нигезендә суд карары булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100