Гомуми кагыйдә буенча, товарны сатып алганның икенче көненнән башлап, 14 көн дәвамында кире тапшырып була. Техник яктан катлаулы товарлар өчен срок – 15 көн, ә онлайн сатып алган товарлар өчен – 7 көн . Бу хакта Мәскәүнең төбәкара адвокатлар коллегиясе әгъзасы Дмитрий Елисеевка сылтама белән РИА Новости яза.
«Гомуми кагыйдә буенча, товарларны сатып алганның икенче көненнән башлап 14 көн, техник яктан катлаулы товарларны 15 көн, ә онлайн сатып алган товарларны 7 көн дәвамында кире тапшырып була», – дип сөйләгән ул.
Шул ук вакытта, кибетләр сыйфатлы товарларны кире кайтару өчен озаграк вакыт та билгели ала – моны закон тыймый.
Юрист аңлатканча, тиешле сыйфаттагы товарны алмаштыру 7 көн эчендә башкарылырга тиеш, әмма сыйфатны тикшерергә кирәк булса, 20 көнгә яки, товар булмаса, бер айга кадәр сузылырга мөмкин. Көткән вакытта сатып алучы шундый ук товар таләп итә ала.