Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Товар өчен селфи белән түләү мөмкин дигән сүз дөресме?

Россиядә товар сатып алуда биометрик түләүне тестлаштыралар.

news_top_970_100
Товар өчен селфи белән түләү мөмкин дигән сүз дөресме?

Россиядә товар сатып алганда түләү сервисын селфи ярдәмендә эшләтеп җибәргәннәр. Бу хакта ТАСС Vision Labs уйлап табучыларына сылтама белән җиткерә.

Товар өчен селфи ярдәмендә түләү тиешле һәм махсус камера булган җирдә генә мөмкин. Сатып алучыга касса янында камерага гына карарга кирәк булачак.

Яңалык SelfieToPay атамасын алган. Аны куллану өчен, App Store яки Google Playда SWiP кушымтасын булдырырга, аңа банк картасын беркетергә һәм үз йөзеңне фотога төшерергә кирәк.

  • Әлеге система июнь аеннан Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта гамәлгә керәчәк. Ел ахырына кадәр ул Россия төбәкләренең башка шәһәрләрендә дә активлашачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100