Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тотып ярмасыннар тагын» – Данир Сабировтан экспресс-пародияләр

news_top_970_100
«Тотып ярмасыннар тагын» – Данир Сабировтан экспресс-пародияләр
"Татар-информ" архивы

Юмор остасы, җырчы Данир Сабиров татар эстрадасындагы ир-ат җырчыларга пародияләр күрсәтеп, виртуаль дусларының күңелен күтәргән.

«Татар эстрадасында кемнәр үзләрен ничек сәхнәдә тота. Экспресс-пародияләр. Мин күрсәткәннәр арасында яраткан җырчыгыз бармы? Исемен комментарийда языгыз. Ихтирам белән, Данир Сабиров», – дигән юмор остасы.

«Маладис, барысын да булдырасың», «Килештерәсең», «Иң яхшысы – Данир!» – дигән эчтәлектәге комментарийлар бик күп килгән. Данир Сабиров күрсәткән Рифат Зарипов, Әнвәр Нургалиев, Айдар Галимов, Фирдүс Тямаев һәм Габделфәт Сафин образлары арасыннан үзләреннең аеруча да яраткан җырчыларын атап язучылар да булган.

«Данир, сине барысы да җыелышып, тотып ярмасыннар тагын», – дип, шаярткан берәү.

«Салават Фәтхетдиновны бик шәп күрсәтәсез. Карамыйча, тавышны гына ишеткәндә аерып та булмый, хәтта. Әллә Салават үземе икән, дип уйлап куясың. Гомумән, син бар яктан да маладис, Данир», «Салавтны күрсәтмәсәң дә, әйтим әле: Салаватның малае сыман син. Үз малае да алай ук охшамас», – дип, киләчәктә легендар җырчыга да Данир тарафыннан пародия көтеп калучылар бар.

Данир Сабиров экспресс-пародияләренең икенче өлешен тиздән социаль челтәрләргә куярга вәгъдә иткән.

Бик игътибарлылар Данирның яңа «прическа»сына, тәгаенрәк әйткәндә, «челка» өлешенең саргылтрак төскә керүенә дә игътибар иткән. 

Видео: Данир Сабиорвның Телеграм каналыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Аю егырлык тыпыр-тыпыр биючелэр Данир Сабиров, Рифат Зарипов, Әнвәр Нургалиев Фирдүс Тямаев дигэн патриотлар ник хаман фронтка озатылмадылар микэн.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100