Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
news_top_970_100
Тотса Казаннар якаң
Фото: lslutsky.ru

«Тотса Мәскәүләр якаң?» дип язган Тукай.

«Как ты будешь отвечать там, тотса Мәскәүләр якаң?»

Мәскәүләр генә түгел, Казаннар да якаң тоталар бит әле ул, менә малай! Бер горурлык хисе яна андый чакта, Сибгат Хәким әйтмешли. Безне сүккәннәр дә берзаман әйткәннәреннән кире кайта тора.

Татарны һәм Татарстанны иң каты сүккән кеше – Жириновский иде заманында. Монголиягә сөрәм, дигәнгә кадәр әйтте бит инде. Шул сүз матбугатка чыккан заманда, «мин алай әйтмәдем» дип, кире какмады. Вакыт узгач, «юк, мин әйтмәдем» дияргә мәҗбүр булды.

«Типтереп» йөрдең тәтәйләрдә, татарны сүгеп;

«Нет, князь, постой!» диерләр, тотса Казаннар якаң!» – Тукайга ияреп монысы.

Жириновский эшен – ЛДПР партиясен – хәзер Слуцкий алып бара бит инде. Бу партия – атамасына кадәр абсурд партия. Либералларны һәм демократларны иң күп сүгә торган партиянең атамасында «либерал» һәм «демократ» сүзе бар. Үзләре шуларны сүгә. Нәрсә була соң инде ул, башыгызда бераз «разберитесь»... Мәзәктәге кебек – сез инде я хачыгызны салыгыз, я ыштаныгызны киегез, дип әйтәсе килә аларга.

Слуцкий да килде Казанга. Кая барсын инде ул, монда килмичә? Ни эшләрсең, тотса Казаннар якаң? Татарстанның авторитеты зур, эше күренеп тора – Россиянең яңа тарихында һәркем, һәр түрә моны барыбер, иртәме-соңмы, танырга мәҗбүр. Иң мөһиме: Татарстан моңа куркытып та, ялагайланып та, акча түләп сатып алып та түгел, эше белән ирешә. Махатма Гандиның канатлы гыйбарәсе бар: «Башта сине санга сукмыйлар, аннары синнән көләләр, аннары сиңа каршы көрәшәләр, соңыннан син җиңәсең».

ЛДПРның хәзерге җитәкчесе Слуцкий Татарстанны танырга гына түгел, мактарга мәҗбүр. 2 ел элек Слуцкий инде мактады бер, әмма «Хәзер башка Татарстан!» – дигән иде. Элек Татарстан әшәке булган, хәзер әйбәт – «башка» дип аңларгамы инде моны?

Быел исә: «Мин Татарстанны һәм шулай ук татар халкын бик кадерлим һәм хөрмәт итәм», – диде.

ЛДПР авызыннан шундый сүзләрне ишетербез дип кем уйлаган 30 ел элек! Дошман күрәләр иде бит… Хәер, әйтерсең нибуч, тотса Казаннар якаң! Өстәвенә, сайлау якынлашып килгәндә, сайлаучылар кирәк булганда.

Рәхмәт, кәнишне, матур сүзләреңә, ну, без онытмадык ЛДПРда кемнәр икәнен. Сайлау якынлашкач, тавыш кирәк булганга әйткән сүзләре шундый, әмма ЛДПР партиясенең нинди якка таба барганын, илне кайсы якка таба алып китәргә җыенганы билгеле.

«Җитмәгәнме үз эшең, татарга каныгу нигә?

Бер тавышка зар булырсың, тотса Казаннар якаң!» – дип язар иде, бәлки, Тукай.

Дөрес, Слуцкийның сүзләрендә хаклык бар, анысы. Моннан 20 ел элек ЛДПР башлыгы Жириновский килгәндә, вокзал янында чи йомыркалар тотып каршы алганнар иде берзаман – «яхшылыкларын» истә тотып, шулай каршыладылар аны татарлар. Мин ул очрашуда бар идем – яраннары чорнап алган Жириновский, башка чи йомырка тимәгәе дип, иелә-иелә йөгереп, машинасына утырды. Аны бернинди дә затлы урыннарда кабул итмәделәр, үз ишләре оештырган урыннарда гына очрашулар оештырып йөрде дә китте – аны югары дәрәҗәдә кабул да итмәделәр, озатмадылар да. Хәзер ЛДПР җитәкчелеген зурдан кубып каршы алалар. Ул да, иң кадерле кунак сыман, Казанга килеп, матур сүзләр сөйләп, матур фотоларга төшеп, шушы рәвешчә татар күзе алдында «легальләшеп» китә. Башкортстаннан, башка төбәкләрдән килгән татарларга юк андый хөрмәт. Ә моңа бар!

Кунакларны кабул иткәндә, республика җитәкчелеге дә кемнең кем булуыннан чыгып та бәяләсен иде. Милли азчылыкларга – телләренә, тарихларына, республикаларына хөрмәт белән карамаган, милли республикаларны юкка чыгару идеясен алга сөргән партия кешеләренә зур хөрмәт күрсәтү нигә? Тасма телләнеп «татарны хөрмәт итәм» дигән сүзләренә ышанырга сабый баламы әллә алар? Кылган гамәлләренә бәя бирергә кирәк, сайлау алдыннан әйткән коры вәгъдәләренә генә түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100