Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тоткынлыкта торды». Кияүгә чыгасы килмәгән кызны урлауны видеокамера төшереп алган

news_top_970_100
«Тоткынлыкта торды». Кияүгә чыгасы килмәгән кызны урлауны видеокамера төшереп алган
видеодан скриншот

Тамбовта кияүгә чыгарга теләмәгән кызны урлаган мизгелне видеокүзәтү камерасы төшереп алган. 18 яшьлек кызны үз фатирыннан 20 яшьлек егет әтисе һәм абыйсы белән алып китә. «Тамбовский юрист» Telegram каналында шул кадрларны урнаштырганнар. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Өлкә буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, 18 ноябрьдә өч ир-ат кызның фатирына бәреп керә, аны урамга алып чыгалар һәм, көч кулланып, Түбән Новгород өлкәсенә алып китәләр. Берничә көннән кыз тоткынлыктан качу җаен таба һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Җинаятьтә шикләнелүчене тиз арада тоткарлыйлар һәм сак астына алалар. «Алдан сөйләшеп, берничә зат кеше урлау» маддәсе буенча 12 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Аның туганнарын эзләүгә биргәннәр.

Кызын урлаганнан соң, аның үз әтисе мылтык тотып кафега килә. Бу кафе урлаучыларныкы була. Кызы урланган әти кеше кафены тар-мар итеп китә. Ул витриналарны вата, хуҗаларны эзли, диелә хәбәрдә.

Әлеге кадрлар социаль һәм Telegram каналларда таралды. Кыз яши торган йортка куелган видеокүзәтү камерасы кадрларында подъезддан ике ир-ат йөгереп чыгуы, алар кулларында кызны тотып баруы күренә. Аннары подъезд яныннан ак машина китеп бара. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100