Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тот та, чыгып алып бар» — Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар мәҗлесләрдә ничек ызгыша?

Гаиләле дуэт туй, юбилейларда ызгышып китсә, ничек тынычлана?

news_top_970_100
«Тот та, чыгып алып бар» — Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар мәҗлесләрдә ничек ызгыша?
Рамил Гали

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар «Гадел әңгәмә» тапшыруында мәҗлесләр алып барганда чыккан бәхәсләре турында сөйләде.

«Мәҗлестә конфликт булганы бар. Ләкин ул туйга зыян салмады. „Менә бу килде дә, кәефе юк иде. Ике-өч җыр җырлады да, анысын да җырлап бетермичә, алып барып бетермичә кайтып китте“, — дигән сүзләр ишеткән бар. Ә без, киресенчә, бер-беребезгә кирәк әйберне әйтәбез дә, онытыла. Һәрберебез үз эшен эшли», — диде Илсур Шәрипҗанов.

Гөлназ үзләренең нәрсә өчен ызгышканнарын әйтте. «Без Илсур дөрес иттереп музыка куймаган өчен талашырга мөмкинбез», — дип сөйләде.

Илсур тормыш иптәшен бүлдереп: «Яисә Гөлназ татарча әйтәсе урынга русча әйтеп куйса инде», — дип шаяртты.

«Әйтик, мин алып барам. Йөз кеше миңа карап тора. Мин матур итеп әйтәм дә, Илсур янына килеп утырам да, Илсур миңа: «Менә шулай-шулай әйтергә тиеш идең син», — ди. Мин аңа: «Менә тот та, чыгып алып бар», — дим. Ә ул миңа: «Тот та, минем урынга утыр», — дип дәвам итте Гөлназ.

Җырлы гаилә бәхәсне озакка җибәрмәүләрен әйтте. «Без анда: „Әнә, сиңа кеше карап тора. Талашма!“ — дип әйтәбез», — диде Илсур.

  • Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар белән «Гадел әңгәмә» тапшыруын сылтама аша кереп карый аласыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100