Яңа елның корпоратив кичәсендә барысы да күңел ачты – генераль директордан алып иң түбән дәрәҗәдәге менеджерга хәтлесе. Эчемлекләр гөрләвектәй акты, кабымлыклар конвейердай китертелде, музыканың яңгыравына чыдарлык түгел иде. Почмактагы өстәл артында офистагы иң чибәр Мәдинәгә шашып гашыйк булган тәэминат буенча кече специалист Ильяс газапланып утыра: ничекләр генә итеп шуны биергә чакырырга? Ниһаять, ул аның каршысына килеп басты.
Мәдинә көлемсерәп куйды:
– Мине чакыручылар чиратка баскан, син – соңгысы...
Корпоративтан соң өйгә кайтканда, Ильяс бик нык ачынып: «Әгәр мин генеральный директор булсам, ул минем белән болай сөйләшмәс иде», – дип куйды.
Шул чакта аның күңелсез уйларын итәге идәнгә хәтле җиткән тун кигән сакаллы карт бүлде. Иңнәренә капчык та аскан.
– Нәрсә, улым, кәефең юкмы әллә? – ди.
– Ә сезнең анда ни эшегез бар? – мыгырдап җавап кайтарды Ильяс.
– Минем ярдәмем тияргә мөмкин, – дип куйды карт. – Яңа елда могҗизалар килеп чыккалый, һәм хыяллар тор-
мышка аша. Менә син нәрсә турында хыялланасың?
– Әйтик, директор булырга телим...
– Вәли Вәлиевич урынынамы?
– Әйе, – дип әйтеп куйды Ильяс.
– Шуннан тагын?
– Мәдинәгә өйләнәсем килә, – дип ычкындырды Ильяс, үзенең иң нык теләген белдереп.
– Яхшы, синеңчә булсын, – диде дә карт, капчыгын селкеп, тукталыш ягына атлады. – Өеңә кайт, йокларга ят һәм бернәрсәгә дә борчылма... – Үзе автобуска утырып, әллә кая югалды.
Юрган астына кереп ятуы булды, мобильнигы шалтырап, аннан кемдер кычкырына башлады:
– Ильяс Зарипович, нишләргә? Ел ахыры, бюджет расланмаган! Иртәгә директорлар советында...
Ильяс директорлар советында нәрсә көтәсен белеп бетермәде, ниндидер хатын-кыз тавышы тәэмин итеп торучыларның төяп җибәрүне өзүләрен борчылып хәбәр итте, ә счёттан акча да алынган икән.
– Берәр карарга килегез! Сез директормы, әллә түгелме?
«Иртә белән, бөтенесе иртәгә», – диде ул йокы аралаш һәм мобильнигын сүндерде.
Икенче көнне ул үзенең эш машинасыннан чыгып, кабинетына керде. Аны анда, түземсезләнеп, урынбасары Борһанов көтә иде.
– Һич аңламассың, – дип башлады ул сүзен. – Барлык җаваплылар бер-берсенә салына. Бер генә эш тә эшләнми.
– Яхшы, – диде Ильяс. – Мин хәзер нәрсә булса да уйлармын...
Бернәрсә уйламыйча, төшке ашын ашады да, шофёрын чакыртып, өенә ычкынды. Ишекне халатын чак кына
бөркәнеп кигән Мәдинә ачты.
– Нигә болай иртәләдең әле? – дип ризасызлык белдерде ул. – Алдан искәртеп куярга иде!
Бүлмә эчендә ниндидер ирнең гәүдәсе чалынып алды.
– Ә-ә-ә... Менә ничек икән! – дип, җан ачуы чыкканын сизми дә калды Ильяс.
– Ә син нәрсә уйладың! – дип кычкырды аңа хатыны. – Көннәр буе эштә югаласың, ә мин – япь-яшь һәм чибәр килеш сулып ятарга тиешме?..
Ильяс, акылыннан шашкандай, «шап» итеп ишекне япты да урамга атылды.
«Эштә тәртип юк, өйдә хатын хыянәт итә... Ничек яшәргә? Кайда ул теге җен карт, мине мондый упкынга аткан?»
– Мин монда, җаный, монда! – дигән таныш тавыш яңгырап куйды.
– Бабакай, кирегә әйләндер әле...
– Синеңчә булсын... – диде дә карт, капчыгын селкеп, тукталышка таба атлады.
– Ниһаять, кайчан юньләп эшли башлыйбыз? Һаман хыялланасыңмы?! – дигән тавыш яңгырап алды тәэминат буенча кече специалистның колак төбендә. – Ялкауларны эштә тота алмыйм!
– Әйе, әйе, Вәли Вәлиевич! – дип куркынган тавыш белән җавап бирде Ильяс. – Бернинди хыялланулар юк... Мин уйга гына баттым... Тәэмин итү мәсьәләләре буенча…
Язма «Чаян» журналыннан алынды.