news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Төсләр белән чигелгән истәлекләр» - «Хәзинә»дә Бакый Урманче экспозициясе яңартыла

news_top
«Төсләр белән чигелгән истәлекләр» - «Хәзинә»дә Бакый Урманче экспозициясе яңартыла
Фото: Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музее сайтыннан

«Хәзинә» милли сәнгать галереясе ТАССР һәм РСФСРның халык рәссамы Бакый Урманченың туган көне уңаеннан аның әсәрләреннән торган экспозицияне яңарта. Рәссам 1897 елның 23 февралендә туган. Күргәзмә 25 февральдә эшли башлый.

Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музее фондларында сакланучы картиналарны галерея залларында Мәрҗани фонды (Мәскәү) коллекциясендәге Урманче әсәрләре, шулай ук Казан Музей комплексы җыелмаларындагы әсәрләр тулыландырачак. Моннан тыш, Урманче гаиләсе архивындагы документлар һәм фотосурәтләр дә тәкъдим ителәчәк.

Фото: ©Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музее сайтыннан

Шул ук вакытта, яңартылган экспозициядә, Татарстан һәм Урта Азиянең декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләрен дә кертеп, Бакый Урманче һәм аның замандашлары иҗат иткән портретларга басым ясалачак. «Бакый Урманче. Төсләр белән чигелгән истәлекләр» проекты 150дән артык экспонатны үз эченә ала.

Моннан тыш, күргәзмәдә Габдулла Тукайга багышланган цифрлы графика җыелмасы урын алган интерактив өстәл дә була.

Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музее сайтында хәбәр ителгәнчә, күргәзмә 25 февральдән эшли башлый, керү ирекле.

Фото: Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музее сайтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар