Хезмәткәрләр төшке аш тәнәфесен үзләре теләгәнчә файдаланырга хокуклы. Бу вакытта алар шәхси эшләрен башкара, шул исәптән төшке ашка ресторанга бара ала. Бу хакта HeadHunter юристы Ольга Владимирова сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Төшке аш тәнәфесен шәхси эшләр өчен кулланырга мөмкин, чөнки бу – хезмәткәрнең буш вакыты, бу аралыкта ул хезмәт бурычларын үтәүдән азат ителә һәм аны үз теләгәнчә уздыра ала», – ди Владимирова.
Элегрәк юрист, хезмәткәр төшке аш тәнәфесендә хәтта йоклый да ала, дигән иде. Оешманың локаль актлары белән тыелмаган һәм производствода куркыныч тудырмаган очракта, төшке ашны йокы өчен файдаланырга мөмкин, диде ул.