Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Төшенкелеккә бирелмим, гомер бер генә бирелә»: «рак» диагнозлы хатын-кызлар тарихлары

«Челнинские известия» редакциясе «Тормыш энергиясе» берләшмәсе белән берлектә хәйрия фотопроекты әзерли. «Яман шеш» диагнозы белән очрашкан, әмма әлеге куркыныч авырудан дәваланырга көч тапкан шәһәр хатын-кызларының портретлары күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк. «Челнинские известия» әлеге ханымнарның тарихлары белән таныштыра.

news_top_970_100

Бала өчен борчылу ашказаны рагына әйләнде

2013 елда Гөлназ Ибраһимованың көтеп алынган улы Илназ туа. Малайга 8 ай булганда, аңарда көзән җыерулар барлыкка килә башлый, бала реанимациягә эләгә. Шуннан соң даими хастаханәләр, тикшеренүләр башлана, баланың үсешендә тоткарлыклар барлыкка килә. Балага 3 яшь тулгач, Гөлназ ире белән аерылыша. Барлык мәшәкатьләр аның җилкәсенә төшә. Яраткан эшеннән китәргә туры килә. Улына инвалидлык бирәләр. Шушы борчулар нәтиҗәсендә Гөлназ үзе авырый башлый.

«Өч ел элек күкрәк тирәсендә авырту барлыкка килде, табиблар «кабырга арасы невральгиясе» диагнозы куйдылар һәм дәвалану курсы билгеләделәр: уколлар, массаж, витаминнар, ЛФК. Ләкин бу – хәлемне тагын да начарайтты, коса башладым. 2022 елның февралендә миңа «4 нче стадиядәге ашказаны рагы» диагнозы куелды», – ди Гөлназ.

Хәзер аңа 36 яшь, ул бер елдан артык дәвалану курслары уза, 4 операция кичергән, ашказаны киселгән, 19 химия курсы узган. Шул ук вакытта ул баласын дәвалау белән шөгыльләнүен дәвам итә.

«Мин төшенкелеккә бирелмим, гомер бер генә бирелә. Мин сәяхәт итәргә, рәсем ясарга, китап укырга, фотога төшәргә яратам, фотограф булырга хыялланам, шигырьләр язам. Авырлыкларга карамастан, мин бәхетле: яшим, сулыйм, иҗат итәм. Минем төп мотивациям – минем балам. Бәхет – ул һәр көн, һәр сәгать, һәр минут, һәр мизгел», – ди Гөлназ.

Авыруны кабул итәргә аңа психолог туганы ярдәм иткән, ул туганнарыннан бернәрсәне дә яшермәскә, авыртуны үзендә тотмаска киңәш иткән.

«Элек мин баланы гына уйлап яшәдем, тормышта башка бернәрсә дә күрмәдем. Хәзер 1 ел эчендә генә дә Төркиядә, Кавказда, Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Свияжскида, Казанда булдым. Хәзер мин дәваланам да, сәяхәт тә итәм, бала белән дә вакыт үткәрәм», – дип сөйли ул.

Гөлназга 1нче төркем инвалидлык бирелгән, ул эшләми. Cәяхәт итү өчен күп акча кирәкми, ди ул.

«Мин «кайнар» юлламаларны сайлыйм. Мәсәлән, Минераль Суларга нибары 10 мең сумга очтым. Кешеләр акча артыннан куып, гомерләре узганын сизми дә калалар», – ди Гөлназ.

Диагноз ирем белән мөнәсәбәтләрне ныгытты

Олеся Ивановага 39 яшь, 37 яшендә аңа «күкрәк бизе рагы» диагнозы куела. Декабрь аенда ул күкрәгендә шеш тоя, ләкин онкология дип шикләнүе һәм куркуы аркасында, УЗИга февральдә генә бара. Аның куркулары раслана, яман шешнең 1нче стадиясе куела.

«Яман шеш шулкадәр агрессив булып чыкты, УЗИдан соң 1 ай узгач, шеш 3нче стадиягә әйләнде һәм метастазлар лимфа төеннәренә кадәр килеп җитте. Сигез химиотерапия, операция, нур терапиясе билгеләнде, хәзер таргетлы терапия узам. Химия куркыныч түгел, аннан соң метастазлар юкка чыкты», – ди Олеся.

Күкрәген алганнан соң ук аңа имплант куялар, һәм боларның барысы да ОМС буенча эшләнә. Ул түләүле генетик тест ясата, аның нәтиҗәләре мутацияләнү мөмкинлеге булуны күрсәтә, шуңа күрә ул, яман шеш кире кайтмасын өчен, икенче күкрәген дә алдырырга була. Олеся баш бухгалтер вазифасын башкарган эшеннән китә, шигырьләр яза башлый.

«Без ирем белән 18 ел бергә яшибез, кызыбызга 17, улыбызга 12 яшь. Рак турында белгәч, бүре кебек уладым. Ләкин шулай да үземне кулга алдым, бу авыруны грипп кебек кабул итәргә булдым. Медицина үсә, бәлки, берничә елдан соң яман шеш таблеткасы барлыкка килер. Мин төшенкелеккә бирелмим, тормышыма сөенеп яшим. Һәм, әлбәттә, якыннарымның ярдәме бик мөһим, мин аларга рәхмәтле», – ди Олеся.

Хәзер алар йорт төзи. Шул мәшәкатьләр белән яшиләр.

«Хәзер мин көн саен иртәнге аш әзерлим, ә элек эшкә йөгерә идем. Велосипедта йөрим, моңа кадәр бу – миңа кызык түгел иде. Ирем белән гел йөрешкә чыгабыз, мөнәсәбәтләр бик яхшырды», – ди Олеся.

7 елга ремиссия һәм авыруның кире кайтуы

Руфина Макаренкога 10 ел элек «күкрәк яман шеше» диагнозы куела, ул бу авыруны дәвалый, әмма 3 ел элек аның лимфа төенендә метастаза табалар. Беренче дәваланудан соң озакка сузылган ремиссия аңа өмет бирә. Хәзер Руфинага 53 яшь.

Диагнозы турында белгәч, ул, балаларым ялгыз калачак, дип курка, шуңа күрә үзен кулга ала һәм дәвалана башлый.

«Миңа Казанда яхшы табиб киңәш иттеләр, аңа чират зур иде, шуңа күрә бирелгән юлламада 1 айдан соң гына кабул итү датасы куелган иде. Мин көтеп тормадым, икенче көнне үк бардым, табибны таптым, 3 көннән соң минем күкрәгемне алып, имплант куйдылар. Соңрак – химиотерапия. Якыннарым – ирем, әнием, әтиемнең ярдәме миңа көч бирде», – ди Руфина.

Химиотерапия вакытында ул актив тормыш рәвеше алып баруын дәвам итә. Көн саен диярлек урманда йөри, туклану режимын үзгәртә. Рәсем ясау белән шөгыльләнә, китаплар укый, велосипедта йөри. 7е ел дәвамында Руфинаның хәле яхшы була. Әмма 2020 елда аның бөер һәм кабырга өстендәге лимфа төенендә метастаза ачыклана.

«Ул елны кызым университетны тәмамлады, Мәскәү дәүләт университетының магистратурасына укырга керде. Мин еш кына аның янына бардым, бергә без бөтен Мәскәүне әйләнеп чыктык, экскурсияләргә, музейларга бардык», – ди Руфина.

Операциядән һәм дәваланудан соң, аның яңадан ремиссиясе башлана.

«Һәркемнең яратырга, хыялларын тормышка ашырырга, яшәгән һәр көненнән тәм табарга мөмкинлеге бар. Мин яшим һәм тормышым өчен рәхмәтле», – ди Руфина.

«Челнинские известия»дән тәрҗемә ителде. Авторы: Юлия Зәйнуллина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100