Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Төшемдә сезнең кебек үк сикердем, шундый рәхәт булды...» – Авыру балага ярдәм кирәк

news_top_970_100
«Төшемдә сезнең кебек үк сикердем, шундый рәхәт булды...» – Авыру балага ярдәм кирәк

Популяр алып баручы, журналист Илнур Фәйзрахманов социаль челтәрләрдә үзенең ДЦП белән авыручы туганына ярдәм җыю игълан иткән.

«Әнкәәәй, мин бүген төшемдә сезнең кебек сикердем! Сез сикерәсез бит әле аякларыгызда, мин дә шулай! Мин аны аңламый калдым, шундый рәхәт булды...» – дип туганының сүзләрен китерә Илнур Фәйзрахманов.

Илшат Сөнгатуллин – минем энем. Бабайларыбыз бертуганнар. Илшат тумыштан аерым игътибар, тәрбия, дәвалау курсларына мохтаҗ.

Фотоларыннан күрәсез, әле авыртуларын җиңеп ничек елмая ул?! Ә аякларына рәхәтләнеп басып та китсә, ерылган авызы бөтенләй дә җыелмас иде...

Дәвалау курсларын вакытында уздыру зарур. Илшатның әти-әнисе даими ярдәм җыймый. Инде соңгы чиккә җитеп кыенлык тугач кына, балага ярдәм итүләрен үтенә.

Җәмәгать! Бергәлектә көч кенә түгел, сихәт тә.

Булган мөмкинлегегездән чыгып, Илшатка ярдәм итсәгез иде» – дип язган Илнур.

Илшатка ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен Сберкарта номеры:

4276 6200 4606 8379 (Земфира Файзияздановна С.)

Илшат Сөнгатуллин «ВКонтакте» челтәрендә үзенең сәхифәсен дә алып бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100