Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Төртеп чыккан бит!»: Ләйсән Үтәшеваның ире хатынына изүен капларга кушкан

news_top_970_100
«Төртеп чыккан бит!»: Ләйсән Үтәшеваның ире хатынына изүен капларга кушкан
Фото: Павел Воляның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Танылган гимнаст, телетапшырулар алып баручы Ләйсән Үтәшева белән ире, «Comedy Club» резиденты Павел Воляның тапшыру вакытындагы әңгәмәсе социаль челтәрләрдә таралды. Видеога «ир – кайда да ир» дип исем биргәннәр.

Видеода Ләйсән иренә көнләшү хисләрен белдергән, Павел Воля да җавапсыз калмаган.

Һәм Катя Решетникованы күрәсең. Ә мин юк кебек…

– Ничек син юк, бу ачык изүең белән! Төртеп чыккан бит!

«Бу – матур бию тамашасы», – дип сөйли башлаган Ләйсәнне ире: «Пиджагыңны менә болай итеп ябып куя аласыңмы? Үтенәм!» – дип, үз изүен ябып күрсәтә.

Ире уенын-чынын бергә кушып кисәтү ясаган саен, Ләйсән түшен яба төшә.

Видеоны караучылар аларның бер-берсен тулыландырып торуына соклана.

«101 тапкыр карадым. Мәхәббәт»;

«Паша молодец, Ләйсән дә үзен дөрес тота»;

«Ир-ат көнләшергә тиеш, хатыннарын ярымшәрә йөртүче ирләргә аптырыйм»;

«Чын ир-ат», – кебек комментарийлар бар.

Ләйсән Үтәшева – «Comedy Club» резиденты Павел Воляның хатыны. Алар өйләнешүләре турында артык сөйләп тормадылар. Шуңа күрә башта бу хәбәрне күпләр шаярту дип кабул итте. Аннары Ләйсәннең йөкле булуы, Майамида бала табуы билгеле булды. 2013 елда уллары Роберт, 2 елдан соң кызлары София туды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100