news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сираева белән Гүзәлия әфсенле җыр яздырган?

news_top
Гөлназ Сираева белән Гүзәлия әфсенле җыр яздырган?
"Татар-информ" архивы

Гөлназ Сираева «Бәхет ул» җырын тәкъдим итте. Җырның көен җырчының дусты, композитор Гүзәлия язып биргән.

«Яңа позитив җырыбыз сезнең өчен, дуслар. Бу гади җыр түгел, ә безнең – Гөлназ Сираева белән минем позитив энергиябезгә төрелгән җыр. Менә әйтте диярсез, тыңлап йөрегез әле берничә ай, тормышыгыз уңай якка үзгәрәчәк. Аннары Гөлназ белән миңа язып җибәрегез үзгәрешләрегез турында», – дип язган Гүзәлия социаль челтәрдәге үз битендә.

Җырчыларның иҗатын күзәтеп баручылар яңа иҗат җимешенә югары бәя биргән. «Җәй хиты булачак», – дип ышандырган алар җырчыларны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар