news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Тормышта төрле хәлләр була...» - Гөлназ Асаева гафу үтенә

news_top

Җырчы Гөлназ Асаева Казанда буласы чыгышына җитешә алмаган. Шул сәбәпле җырчы тамашачыларыннан гафу үтенде.

«Хөрмәтле, яраткан, Казан тамашачыбыз. Без «УНИКС»та, сезон ябылышы концертында чыгыш ясарга тиеш идек. Ләкин Башкортстанга кайтырга мәҗбүр булдык. Биредә барысы хакында да сөйләп торырга кирәкмидер. Сөйләргә ярамыйдыр. Кызганычка, концертка килеп өлгерә алмадык. Тормышта төрле хәлләр була. Иң мөһиме күкләребез аяз, тормышларыбыз тыныч булсын. Концертларда күп еллар сезнең белән очрашулар насыйп булсын. Бәлки, кемдер нәкъ менә Гөлназ Асаеваны карарга дип килгән булгандыр. Сезнең алдыгызда гафу үтенәбез, – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар