Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тормышымны үзгәртергә теләдем»: 26 хатын-кызны үтергән ир-атны СИЗОга җибәрделәр

Суд 26 хатын-кызны үтергән маньякны СИЗОга җибәрде. Шушы көннәрдә аны Казанның Дәрвишләр бистәсендә бер йортта кулга алдылар. Ул Россиянең төрле шәһәрләрендә дистәдән артык хатын-кызны үтергән. «Татар-информ» үтерүченең беренче корбаны булган ханымның кызы белән аралашты һәм бу җинаять турында тулырак ачыклады.

news_top_970_100
«Тормышымны үзгәртергә теләдем»: 26 хатын-кызны үтергән ир-атны СИЗОга җибәрделәр
Елена Саляхова

Байтак еллар узса да, Асия Шәмсетдинова әнисенең үлемен яшь аралаш исенә төшерә. Әнисеннән истәлеккә бары тик аш-су сервизы һәм берничә фотосурәт кенә калган.

Өлкән яшьтәге хатын-кыз мәетен Батыршин урамындагы йортларның берсендә 2011 елның 5 мартында табалар. Нәкъ менә Асиянең әнисе халык теленә «Идел буе маньягы» булып кергән җинаятьченең беренче корбаны була да инде.

«5 мартка каршы төндә төш күрдем. Имеш, мин әни янына килгәнмен, ә ул инде үле килеш диванда ята икән. Ә карават янында ул басып тора. Минем аннан куркуым… Ул шапка кигән иде», — дип сөйләде чынга ашкан төше турында Асия.

Шул көнне Асия иртән әнисе белән телефоннан сөйләшә. Ханым банкка баруын сөйләгән. Соңрак Асия әнисенә шалтыратырга тырышкан, әмма трубканы алучы булмаган.

«Кичке җиделәр тирәсендә күрше апага шалтыраттым һәм әни янына кереп чыгуын сорадым. Ул кире шалтыратып, фатир ишеген ачучы юк, диде. Борчыла башладым», — дип исенә төшерде Асия.

Нидер булганын сизеп, Асия кызы белән әнисе янына барырга уйлый. Фатирга кергәч, ханым кунак бүлмәсендәге тәртипсезлеккә игътибар итә. Кемдер нәрсәдер эзләгән кебек киштәдәге әйберләрне туздырып ташлаган була.

«Балконның ачык икәнен күрдем. Шунда бардым һәм диван артында җәймә ябылган әйбер күрдем. Җәймәне алып аттым, ә анда әни. Ята. Мин аны селкетә башладым, эндәштем. Аңа 90 яшь иде», — дип сөйләде Асия ул куркыныч мизгелләр турында.

Фатирга кем кергән булуын ул вакытта беркем дә фаразлый алмаган. Асия аңлатканча, аның әнисе фатирга бер чит кеше дә кертмәгән, таныш булмаган кешеләргә ишек ачмаган. Шуңа күрә ул вакытта карчыкны берәр таныш кешесе үтергәндер дип уйлыйлар. Әмма өлкән яшьтәге хатын-кызларны үтерүләр тагын дәвам иткәч кенә Казанда маньяк йөрүе ачыклана.

«Әнине ул мартта үтерде. Августка кадәр тынлык булып алды. Соңыннан сентябрьдә тагын үтерүләр башланды. Соңгы очрак берничә ел элек 8 мартта булды», — диде Асия.

Пенсионерны буып үтергәч, җинаятьче фатирдагы кыйммәтле әйберләрне эзли башлый. Шуңа күрә кунак бүлмәсендә тәртипсезлек була инде. Җинаятьче берни дә таба алмый. Бары тик пенсионер әбинең акча янчыгы гына юкка чыккан була. Асия анда акча күп булмагандыр дип уйлый.

«Ул акчаны күп алмый иде. Бөтен акчасын „книжкада“ саклады», — дип аңлатты Асия ханым.

Полиция хезмәткәрләре Идел буенда зур шәһәрләрдә өлкән яшьтәге хатын-кызларның мәетләрен тапты. Бүген билгеле булганча, җинаятьче Казанда, Түбән Камада, Волжскида, Уфада, Пермьдә, Екатеринбургта, Саратовта, Ивановода, Кировта 26 пенсионер хатын-кызны үтергән.  

Җинаятьче бөтен җирдә дә бер төрле эш иткән — ЖКХ, социаль хезмәткәр, сантехник булып кыланып фатирга кергән. Ә корбан аңа игътибар итми башлагач, аларны чыбык яки кием путасы белән буган һәм кыйммәтле әйберләрен алып чыккан. Әлеге үтерүләр сериясе бөтен Россиягә тарала, җинаятьчене «поволжский маньяк» дип атый башлыйлар.

Соңгы үтерү 2013 елда була, шуннан соң җинаятьче эзсез югала. Үзенең бу үтерүләргә катнашын яшерү өчен вак-төяк җинаять өчен төрмәгә утырган дип тә фаразлыйлар аны.

Полиция берничә ел дәвамында җинаятьченең эзенә чыгарга тырыша. Һәм менә 2017 елда уңыш елмая — Самарада Павел Шәяхмәтов исемле кеше кулга алына. Аны берничә әбине үтерүдә гаеплиләр. Ир-ат үзенең маньяк түгеллегенә ышандырырга тырыша, ә икенче көнне ул конвой бүлмәсендә үз-үзенә кул сала.

Җинаятьчене табарга кайчандыр ул үтергән урында калдырган ДНК үрнәге булыша. Ул Казанда яшәүче 38 яшьлек Радик Таһировның ДНКсы белән туры килә. 1 декабрь төнендә ир-атны бергә яшәгән хатынының Дәрвишләр бистәсендәге фатирында кулга алдылар.

Бу хәлләрдән соң күршеләре ир-атның дистәләгән хатын-кызны үтерүгә катнашы барлыгына ышана алмый. Карап торышка ул яхшы гына гаилә башлыгы булган.

«Җәй көне аларның уллары туды, малайга алты ай. Хатынының беренче иреннән туган олы улларын да үстерәләр. Беренче ире белән барып чыкмады аның. Ә монысы белән ремонт ясадылар, бала белән дә урамда йөриләр иде. Бер начар сүз дә әйтә алмыйм. Шок, әйтерсең өскә бер чиләк салкын су койдылар», — дип сөйләде күршеләре.  

Шулай да, сорау алганда Таһиров 26 кешене үтерүдә гаебен таныды. Ир-ат акчасы булмаганнан җинаятькә баруын сөйләде.

Бу эшне Тикшерү комитеты тикшерде. Алар җинаятьчене СИЗОга җибәрүне сорап, Казанның Совет районы судына мөрәҗәгать иттеләр.

Таһировны 26 кешене үтерүдә гаепләделәр. Тагын бер пенсионер хатын-кыз исән калган, аның буенча ул кеше үтерергә тырышуда гаепләнә. Бу ахыргы нәтиҗәләр түгел әле. Тикшерү барышында башка корбаннар турында да мәгълүмат барлыкка килергә мөмкин.

«Таһировның гаебен дәлилләр, суд-медицина экспертизасы белешмәләре раслый. Ир-ат авыр җинаятьләрдә гаепләнә, алар өчен 20 елдан да башлап иректән мәхрүм итү каралган. Ул качарга мөмкин дип уйлау өчен җитәрлек нигез бар», — дип мөрәҗәгать итте судка РФ Тикшерү комитеты тикшерүчесе Арсен Спиридонов.

Таһиров үзенә йомшаграк җәза бирүләрен — өй арестына җибәрүләрен сорады. Ул хатыны декрет ялында булганда аңа балаларны карашырга кирәк дип белдерде.

«Мин яшеренергә җыенмыйм. Мине өй арестына җибәрүләрен сорыйм. Гаиләм бар. Мин тормышымны үзгәртергә тырышып карадым», — дип судка мөрәҗәгать итте Таһиров.  

Ул җинаятьләрне наркотик кулланган килеш кылуын сөйләде. Аның сүзләренчә, соңыннан ул бу бәйлелектән котылган. Берничә ел Мәскәүдә яшәгән, ә 2018 елда Казанга кайткан һәм слесарь булып эшкә кергән. Сүз уңаеннан, эш урынында Таһиров турында ярдәмчел, һәрчак булышырга әзер хезмәткәр, диделәр.

Таһиров судта үзенә карата кызгану уята алмады. Карар бик тиз, рекордлы срокта кабул ителде. Үтерүчене 27 гыйнварга кадәр СИЗОга җибәрделәр.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100