«Тормышымны җиләк-җимеш белән генә баллы итәм» - Диләдән дөрес туклану киңәшләре
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина инстаграм сәхифәсендә виртуаль дусларының сорауларына җавап бирде. Инстачыларны дөрес туклану мәсьәләсе кызыксындырган.
Дилә Нигъмәтуллина дөрес туклана башлаган.
«Составында шикәр булган ашамлыкларны ашамыйм. Тормышымны җиләк-җимешләр белән генә балландырырга тырышам. Кайчандыр камыр ашларыннан башка үземне күз алдына да китерми идем, ә хәзер аларга бөтенләй исем китми. Ипи дә ашамыйм. Онсыз һәм шикәрсез тортлар пешерәм. Киптерелгән җимешләр һәм бал ашыйм. Соңгы вакытта бик тәмле һәм файдалы горчица мае кулланабыз. Иң яраткан ризыгым — ул авакадо, җиләк, банан, чикләвекләрдән һәм кокос сөтеннән ясалган смузи», — дип язган җырчы.
Диләнең көнлек рационы белән дә кызыксынган бер инстачы.
«Иртәнге аш: авакадо, җиләк, банан һәм кокос сөтеннән ясалган смузи. Көндезге аш: яшелчәләрдән торган шулпа, пешкән кәбестә.
Икенче төшке аш: кишерле запеканка. Кичке аш: чөгендер һәм сарымсак белән салат, балык», — дип җавап биргән җырчы.
«Спорт белән күптәннән шөгыльләнәсеңме?» — дигән сорауга Диләнең җавабы мондый:
«Һәрдаим физик күнегүләр ясарга тырышам. Фитнес белән инде биш ел шөгыльләнәм».