Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тормышыма яңа сулыш өрде». Фәдис Ганиев хатынын туган көне белән котлый

Зифа Нагаева Лилия ханымны «җырларымның илһамчысы» дип атый.

news_top_970_100
«Тормышыма яңа сулыш өрде». Фәдис Ганиев хатынын туган көне белән котлый
Александр Эшкинин

Җырчы Фәдис Ганиев хәләл җефетен — Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Лилия Биктимерованы туган көне белән котлый. Бу турыда ул инстаграмда язды һәм хатынының фотосын куйды.

«Туган көнең белән, җанкисәгем. Моңсуланып килгән тормышыма яңа сулыш өреп, нур бөркеп, сине пәйда иткәненә мең рәхмәтлемен Аллама.

Гөлназыбыз белән Кәримебезнең бәхетле гомерләрен күреп, бәрәкәтле, тигез, сәламәт гомерләр насыйп итсен, Аллам», — дип яза ул.

Зифа Нагаева да Лилия ханымны туган көне белән котлый. «Лилияу! Җырларымның илһамчысы! Туган көнең белән кайнар котлыйм. Түгәрәк бәхетләреңдә, җырлап торган тормышыңда сайрап гомер ит. Алда да бергә җырлашып яшәргә язсын», — дип яза ул.

  • Фәдис Ганиевка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.
  • Гөлназ Асаева, әтиләре куркыткач, Жаннат проектыннан баш тарткан. Гөлназ Асаеваның ике әтисе — үз әтисе Рөстәм Асаев һәм Гөлназны үстергән әти, әнисенең икенче ире Фәдис Ганиев, дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100