Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тормышта синнән файдаланалар, файдаң бетә барган саен читләшә башлыйлар...

Блогер Гүзәл Габделхәй ВКонтакте челтәрендә үзенең фәлсәфи фикерләре белән уртаклашкан.

news_top_970_100
Тормышта синнән файдаланалар, файдаң бетә барган саен читләшә башлыйлар...
pixabay.com

Ничек яшисегез килә, шулай яшәгез, күңелегез кушканны эшләгез, бернидән дә шикләнмәгез - тормышыгыз сезнеке. Үзегез төзисез, ничек кирәк, шулай тормыш юлыннан атлыйсыз. Кеше сүзенең бетәсе юк, сөйләрләр дә онытырлар. Ә бит яшәүне сез дәвам итәсез. Сезнең тормышны беркем дә яшәми, сезгә язылганны беркем дә кабатламый. Һәркемнең язмышы үзенчә. Нигә әле кеше ни әйтер дип куркып яшәргә. Гаебегез булмаса акланмагыз, сезнең гөнаһларыгыз өчен башкалар җавап бирми бит. Шулай булгач, алдыгызга карап, тынычлап атлагыз.

Кешенең сине әйбәт итеп күрәсе килә икән, бары яхшы итеп кенә күрәчәк. Начар итеп күрәсе килә икән, һәрвакыт начар итеп уйлаячак. Беркайчан да уйларны бүлеп булмый, уйласыннар рәхәтләнеп. Һәр кешегә дә ярап бетеп булмас. Ничек бар, шундый булып калыгыз.

Тормышта күп нәрсәгә куз йомыгыз. Тавыш чыгармагыз, юк-барга үпкәләп йөрергә кирәкми. Нинди генә хәл булмасын, хәтта сезне рәнҗетсәләр дә, игътибар итмәскә өйрәнегез. Алдыгызга карап, ничек бар, шулай яшәвегезне дәвам итегез. Бары шуннан соң гына барысы да яхшы һәм тыныч булачак.

Тормышта сине хөрмәт итүгә караганда, күбрәк кулланалар, синнән файдаланалар. Файдаң бетә барган саен, синнән читләшә башлыйлар. Чын дуслык, чын туганлык дигән сыйфатлар югалып бара. Заманалар үзгәрде, замана белән бергә кешеләр дә.

Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Бүген барысы да яхшы булса, иртәгә начар булырга мөмкин. Дөнья һәрвакыт үзгәрештә. Шуңа күрә дә бер-беребезгә игътибарлы, ярдәмчел, кешелекле булсак иде. Вакытында якыннарыбызны саклыйк, кайгыртыйк, соңга калмыйк. Алда нәрсә буласын беребез дә белмибез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100