Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тормышта булган кызыклы хәлләр: 3 сентябрь чыгарылышы

Безнең тормышта сайлаулар гел булып тора: кемгәдер исемсез бармагыңны ышанып тапшырасың, кемгәдер урта бармагыңны күрсәтәсең.

news_top_970_100
Тормышта булган кызыклы хәлләр: 3 сентябрь чыгарылышы
Ринат Абзалов карикатурасы, "Чаян" журналы

Базада туган көн бәйрәм иткәндә булган хәл. Көн буе бәйрәм иткәч, бар да йокларга ята. Урамда эссе, бүлмәдә бөркү. Берсенең дә торып тәрәзә ачасы килми. Бер-берсенә акырышып яталар-яталар да, берсе тәрәзәгә гантель ыргыта. Тәрәзә ватылган тавыш, бар да шат, йоклап китәләр.

…Иртән торсалар, тәрәзә урынында, плазма экранлы телевизор экраны ватык.

***

 Бу М7 трассасында булган хәл. Юлда торган гаишниклар — ул чакта гаишниклар трассадан аварийкасын кушкан, артка таба барган «Жигули»ны күреп алалар. Йөртүче артка каерылып карап бара икән юлны. Туктаталар, йөртүче аңлата — машинасы ватылган икән моның, артка таба гына бара икән. Мәскәүдән бирле шулай кайтып барышы булып чыккан. Әмма иң кызыгы шул — гаишниклар белән дә йөртүче артка каерылып сөйләшкән. Сәгатьләр буе шулай каерылып баргач, умырткасына зыян килеп, шулай каерылып калган булган.

***

Чүпне чиләкләр белән түккән заманда булган хәл. Бер ир күрше ишегалдында яшәгән бер хатын белән таныша. Тегесе моны кунарга чакыра инде гел. Ир хатынына командировкага киттем дип әйтә дә, теге хатын янына яшәргә китә. Иртән сөяркәсе моны чүп чиләген түгәргә чыгарып җибәрә. Бу вакытта хатыны тормасын белә бу, тиз генә түгәм дә кайтам дип уйлый. Ә урамга чыккач, онытылып китә дә… үз фатирына кайтып китә. Кыңгырауга баса… Хатыны ишекне ачса — командировкага дип киткән ире майкадан гына басып тора, аягында тапочкилар, кулында — ят чүп чиләге…

***

Сеңлемнең аягы сынды да, култык таяклары кирәк булды. Моңа култык таяклары таптым, тукталышта басып торам. Эш юк, болар белән ничек йөрисе икән дип чамалар өчен аякны бөкләдем дә, атлап карыйм. Шунда әллә каян гына бер егет килеп чыкты да, миңа каты итеп төртте, кулдан сумканы йолкып алды да йөгерде. Мин таякның берсен күтәрдем дә «Үтерәм!» дип кычкырып артыннан йөгердем. Аяксыз инвалид күз алдында савыкканын күргән егетнең коты алынды — сумканы ыргытып, качты.

****

Америкадагы бер ир «Ирләр хатын-кызлар турында нәрсә белә?» дигән китап чыгара. Китап полиэтилен пленка эчендә була, шуңа күрә актарып карарга ярамый, сатып алырга гына була. Китапны шулкадәр күп кеше сатып ала ки, авторы миллионерга әйләнә. Ә китап эчендә буш битләр була, авторы шул рәвешчә «Ирләр хатын-кызлар турында берни белми» дип әйтергә тели. Китап хәзер дә популяр — аны сувенир максатында сатып алалар икән.

***

Хәзерге балалар…

Мәктәпкә кергәндә психологка керергә куштылар, имеш, «элиталы мәктәп», акылы ягыннан сай балаларны алмыйлар. Безгә алдан ук әйттеләр — прописка буенча булмаган балаларны шушы психолог «бракка чыгара» икән. Бик җайлы гына бит. Без дә кердек.

— Кояш кайсы яктан чыга? — дип сорый психолог хатын.

Төгәл җавап кирәкме? — дип сорый бала. Теге хатынның инде йөзенә чыкты каһкаһәле елмаю — менә күрегез, ахмак бала дип куып чыгарырга әзер.

— Әйе! — ди.

— Кояш беркаян да чыкмый да, керми дә, ул тик тора, Җир шары әйләнә!

Психолог бер сүз дә әйтмәде, кып-кызыл булып бүртенеп утырып калды.

***

Монысы эретеп ябыштыручы белән булган хәл.

Болар төзелештә эшлиләр, ике катлы йортның түбәсендә эретеп ябыштыралар. Берсенең туган көнен бәйрәм итәргә уйлаганнар. Ә начальниклар рөхсәт бирми!

Болар таяклардан кеше карачкысы ясап куялар, өстенә телогрейка кидерәләр. Үзләре беренче катка төшәләр дә аракы эчеп утыра башлыйлар.

Боларның начальниклары ишегалдындагы сарайчыкта. Чыгып карыйлар — карачкы җилдә селкенә. Димәк, эшлиләр дип уйлый бу.

Җил кинәт көчәеп китә дә, карачкыны җиргә бәреп төшерә. Моны эшчеләр дә күреп алалар. Берсе йөгереп чыга да, карачкыдан телогрейканы салдырып ала да, сузылып ята. Ул арада йөрәген тоткан начальник йөгереп килеп җитә — бетте, утырталар дип уйлый бу… Ә җирдән эретеп ябыштыручы торып килә:

— Инде ничәнче тапкыр егылып төшәм! Бүтән менмим мин бу җилдә!

Коты алынган начальник «җилле көнне эшләмәгез» дип, барысын да кайтарып җибәрә.

***

Агрофирма басуга каравылчылар куя. Яшь егетләр, авыл халкын да аңламый. Беренче көнне үк болар кукуруз җыеп чыгып килгән әбине тотып алалар. Яшь малайларга әби ни, яшь кеше ни — әйдә, урлаганыңны ал да, полициягә киттек, дип куркыталар.

Әби боларга әйтә:

— Балалар, оят булса да әйтим, мин бит ике капчык алган идем.

— Икенчесе кайда?

— Менә монда гына, алып чыгыйммы? — дип күрсәтә әби кукуруз басуын.

— Бар, — дип кертеп җибәрәләр моны яшьләр. Әби кукуруз арасына керә дә югала.

Шәһәр малайлары әбинең чыкканын күпме көткәндер - анысы билгеле түгел.

***

Шәһәр читендәге ял базасын бик рекламалагач, хатын белән шунда барган идек. Бер бабай килде дә:

— Порнуха кирәкме? — ди.

Хатын кып-кызыл булып чыкты.

Парной сөт турында әйтә икән…

*** 

Безнең кибеттә бер гаҗәеп кассир хатын эшли. Кибеттә узынган балалар еш кына тавыш чыгара, әниләреннән теге яки бу әйберне сорый башлыйлар. Шундый балаларны күрүгә, бу хатын аларга дәшә:

— Бәләкәй вакытта мин дә әни белән шушы кибеткә килгәч, әйбер сорап елаган идем. Әни мине шушында калдырып китте. Шуннан бирле кибеттә эшлим.

Балалар ә дигәнче тынычлана.

***

Бер танышым сөйләгәннән.

Бу ир дачага китеп бара. Дача инде ташландык дип әйтерлек, күршеләренең яртысы килми дә, бар дип тә белми дачасын. Бу килә, эшли башлагач, эссели дә, киемнәрен салып ата, трусикчан гына кала. Барыбер кеше юк, кеше булса да, дачада трусикчан эшләүчегә кем игътибар итсен.

Бик тырышып эшләгән, күрәсең, моның ыштанында резинкасы өзелә, чүпрәге төшеп китә. Ир ялт-йолт карана — беркем дә күрмәгән мөгаен дип тынычлана да, бик булып үскән үлән арасында трусигын сала, резинкасын табып, бәйләргә маташа башлый.

Кинәт дачага керә торган ишек ачыла. Ике хатын, велосипедларын сөяп куялар да, кәрзиннәрен тотып бакчага керәләр һәм җиләкләрне җыя башлыйлар.

Ир мондый оятсызлыктан кайнап чыга. «Ә кемнәр сез?» — дигән сорау белән үләннәр арасыннан килеп чыга.

Ике хатынның «ультразвук» тавышыннан чак кына колак барабаны ярылмый кала, болар кәрзиннәрен ташлап, түтәлләр буйлап чабып китәләр. Бу гаҗәпләнеп кала — нигә бу хатыннар шулкадәр каты йөгерә дә шулкадәр каты чиный. Аннары гына кыяфәтенә күз төшерә — резинкасы ычкынган ыштаны үләннәр арасында калган икән… Ачуына буылып, шәрә икәнен оныткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100