Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тормышта булган кызыклы хәлләр: 29 август чыгарылышы

Безнең вузда чит ил студентлары да укый. Бер тапкыр шундый хәлгә тап булдым — кара тәнле студент елан кебек ысылдап, авызын юа. Раковинада теш щеткасы һәм тюбиклы горчица ята… Бичара, теш пастасы белән бутаган.

news_top_970_100
Тормышта булган кызыклы хәлләр: 29 август чыгарылышы
«Чаян» журналы карикатурасы

Хатын белән кибеттән чыгып киләбез. Ә кибет ишеге төбендә мәче мияулап тора.

Хатын:

— Кара, нинди мәче! Әйдә башын өзик.

— Кешеләр безгә сәерсенеп карый башлады. Хатын пакеттан яңа сатып алган балыкны тартып чыгаргач кына тынычландылар.

***

Мин кечкенә вакытта асфальтка каты итеп егылдым. Еларга дип авызымны гына ачкан идем, әни пышылдый:

— Кара, әнә асфальтны ваттың, әйдә йөгердек тизрәк, абыйлар кирәкне биргәнче!

Мин, елавымны да онытып, аның белән йөгердем. Шуны искә төшереп, әле һаман да көләбез.

***

Балалар бакчасында бәйрәм булган иде. Ата-аналарга да төрле эшләр куштылар. Ирләргә шарлар кабартырга куштылар. Алар урамга чыгып киттеләр, шарларны кабартып керделәр.

Бәйрәм башланды, салкын һавада тутыргангамы шунда, шарлар бер-бер артлы шартлый башлады. Бүлмәгә перегар исе тулды. Тегеләр шар тутырыр алдыннан сыра эчкәннәр икән.

***

Офиста эшлим, безнең эштә кабинкалар. Күрше кабинкадагы кыз әфлисун ашады, ә минем аллергия. Күзләр кызарды, борыннан да ага. Шунда безнең директор керде. Ул яшь кенә егет.

— Нигә еладың? — дип сорый.

Мин күрше кабинага төртеп күрсәттем:

— Менә бу әфлисун ашый.

Директор дәшми генә чыгып китте. Ярты сәгатьтән ике килограмм әфлисун күтәреп алып кермәсенме?

***

Кызым сорый:

— Әти, мин буласын сез каян белдегез?

Шуны искә төшерәм… Хатын авырыйм, үземне начар хис итәм, ашый алмыйм, ди. Табибка алып киттем моны. Коридорда участок табибы очрады.

— Ни булды? — ди.

— Грипп… — ди хатын.

Кереп киттеләр. Икесе бергә чыктылар. Доктор миңа әйтә:

— Сезнең гриппыгызга 8 атна.

***

Түбән Новгородта яшәүче тугыз яшьлек кыз Эвелина шахмат буенча 2 алтын медаль яулаган. Ә мин тугыз яшемдә таяк белән кычытканнарны чаба идем.

***

Безнең эштә бер үк көнне ике егет өйләнде. Кадрлар бүлегендәге хатынның мәшәкатьләнәсе килмәгән ахры, икесен дә берьюлы котлаган. Әмма бик мәзәк килеп чыккан:

— Айрат белән Илнурны никахлашкан көннәре белән котлыйбыз!

***

Минем күзем бик начар күрә. Лазер коррекциясе ясаттым. Табиблардан куркыныч түгелме дип сорыйм. Ул авыр сулап куйды.

— Куркынычмыни? — дип сорыйм.

— Син иң мөһиме — курыкма.

— Нәрсәдән?

— Иртән торгач, күзең яхшы күрәчәк. Яныңда булган кешеләр — синең гаилә. Куркып калма.

***

Ике әби сөйләшә:

— Минем онык Ленин кебек, укый да укый.

— Минем дә онык Ленин кебек. Төрмәдән төрмәгә.

***

Укытучы безгә әйтә:

— Мин төнлә уятсам да, сез миңа макроэкономиканың нәрсә икәнен әйтергә тиеш!

Безнең бер бик чая кызыбыз моңа җавап бирә:

— Ә нигә әле сез мине төнлә уятырга җыенасыз?

***

Вузда укыткан күрше сөйләде. Кышын бу автобуста хатыны белән кайтып бара икән. Автобуста бу укытучының студенткасы да булган. Моның каршында ук утырган булса да, исәнләшмәгән. Укытучының күңеленә тигән инде бу бераз — ничек инде ул, студенткасы исәнләшми дә, санламый. Бу моңа карап бара башлаган — имеш, күзләре очрашса, ничек карар икән. Студентка моның карашын тоткач, кисәк кычкырып җибәргән:

— Ой, фәлән фәләнович! Мин сезне киенгән килеш танымадым да!

Хатынына бик озаклап аңлатырга туры килгән аннары.

***

Ватсаптан фото килде. Акча булсын өчен бер фотоны ун кешегә генә җибәрергә кирәк икән, ә мин тиле кебек ай буе эшкә йөрим.

***

Минем ир унитазны ремонтламый. Мин моңа ике ай ялынып йөрдем дә, булмагач, бәдрәфне сүтеп ташладым. Эчендәге әйберләрен күтәреп базарга киттем, шундагы ирләргә күрсәттем, алардан яңаларын сатып алдым, ничек куярга икәнен аңлаттылар. Кайттым, ремонтлап куйдым.

Ир кайтты. Аңа әйткән идем, ачулана башлады:

— Ә мин сиңа нәрсәгә кирәк алайса? — ди.

Чынлап та, нәрсәгә?

***

Тугызынчы ай киткәч, иелүе дә, бөгелүе дә кыен бит инде, матур буласы килә. Аяк тырнакларын буя әле, дидем иремә. Бу каршы килә, юк ди, ирләр эше түгел, сиңа нәрсәгә кирәк ул, ди. Нигәдер күңел тулган иде, «Мин шулай телим», — дип еладым. Ул дәшми генә китеп барды. Ваннага керсәм, күз маңгайга менде — ирем минем лак белән үзенең тырнакларын буяп маташа.

***

Хатын белән диванда ятып, кино карыйбыз. Минем телефон кухняда. Смс килде. Тордым, кухняга чыгып телефонны карыйм. Анда хатыннан смс: «Син барыбер тордың инде, кофе ясап алып кер әле».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100