Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тормышта булган кызыклы хәлләр: 2 сентябрь чыгарылышы

Моны миңа ЗАГСта фотограф булып эшләүче сөйләде. Ул кияү белән кәләшкә күгәрченнәр бирә, фотога төшерә икән. Аннары «Үбешегез!» дип әйткәч, 99 процент очракта күгәрченне үбәләр икән.

news_top_970_100
Тормышта булган кызыклы хәлләр: 2 сентябрь чыгарылышы
«Чаян» журналы карикатурасы

Миңа операция ясадылар. Чишендереп салдылар, миңа уңайсыз, куркам… Анестезиолог керде, җитмәсә, анысы да ир кеше.

— Нәрсәгә аллергия? — дип сорый.

— Җиләккә, — дим.

— Бүген наркоз җиләксез булачак, — ди. Аптырагач, башкаларга кушылып мин дә көлдем.

***

Өйгә кайтып барам. Карыйм — бер кыз тәгәрмәчен алыштырырга маташа. Туктадым, булышырга дип киләм янына.

— Машинаңа утырып тор, алыштырырга булышам, — дим.

— Син өйләнгәнме? — дип сорый кыз.

Гаҗәпләндем.

— Әйе, — дим.

— Ярар, алайса китегез, мин үзем алыштырам, — ди.

…Моның шул рәвешчә егетләр аулап утыруы икән! Башлы кыз!

***

Минем ирем яшь чагыбызда булган кызыклы очракны сөйләгән иде. Мине таныштырырга алып кайткач, аны әнисе шыпырт кына бер читкә чакырган да сумкамны актарып карарга кушкан. «Сумкасында тәртип булса, өйләнергә ярый!» — дигән. Булачак ирем сумканы караган да, әнисенә әйтә икән: «Әни, анда карарлык та түгел, бөтен нәрсә ничек кирәк, шулай ыргытылган, бөтен нәрсә помадага буялып беткән, әллә нинди чүп кәгазьләр!» Әнисе булачак киленен сүккән, алмаска кушкан. Бераздан гына улы минем сумканы түгел, нәкъ минеке төсле булган әнисенең сумкасын актарганын аңлаган…

***

Кичен такси чакырдым. Бер зур гәүдәле, йонга баткан ир килде. Башта ук ошамады, әмма «куркыныч булганга утырмыйм» дип әйтеп булмый бит, утырдым. Җитмәсә, шәһәрнең икенче ягына ук барасы. Барабыз, барабыз, мин онытылып киттем, карасам, ниндидер гаражлар арасыннан барабыз. Кылт итеп китереп сукты — маньяк! Куллар калтырый, кычкырырга да куркам, андый кешеләр кычкырсаң киресенчә ташланалар дип ишеткән бар… Сумканы актарып, ручканы алдым, имеш, ташланса, шуның белән кадыйм, үзем догаларымны укыйм… Бу бер гараж янына килеп туктады да артка борылды… Мине күрүгә:

— Син кем?! — дип акырды да машинасыннан чыгып та төште.

Бичара ир көн буе эшләп арган да, мин утырганны оныткан, гаражына машинасын кайтарып куюы икән.

***

Минем танышым ЮХИДИда эшли. Аның әйткәне бар — борынын казыган кешеләрне инспекторлар туктатмый икән, чөнки аның кулыннан документларны аласылары килми.

Шуны ишеткәннән бирле мин дә пост яныннан узганда гел борын казый башладым. Чыннан да шулай! Туктатмыйлар… иде. Коронавирус башланганчы. Хәзер аларның кулларында перчатка — туктаталар…

***

 Егетем белән ике ел очрашып йөрибез. Бервакыт трамвайга кердек тә кара-каршы утырдык. Тәрәзә янындагы утыргычта — күп сөйләшергә ярата торган бер әби. Моның бик тә сөйләшәсе килә. Башта егетем белән сөйләшеп китте, аннары минем белән. Без сөйләшкәч, кыюланды бу, безне бер-беребезгә димли башлады. «Менә, икегез дә пар килеп торасыз, танышыгыз… Ялгыз йөрмәгез, кыз баланың вакытында урнашуы хәерле, менә бит бер дигән егет…» Егетемә дә эләкте: «Менә бит нинди матур кыз, ачыгавыз булырга ярамый, кыюрак булырга кирәк!» Без моны тыңлап бардык-бардык та, безгә кирәкле тукталыш килеп җиткәч, егетем бер сүз дә әйтмичә мине үбеп алды, мин дә үбешә башладым.

Әбинең күзләрен күрсәгез! Орбитасыннан атылып чыгалар дип торам! Оятсызлар, дип сүгә дә башлады.

«Әби, үзең димләдең бит», — дип котыртып, төшеп калдык. Озак көлдек. Аңламассың бу өлкәннәрне!

***

Бакчага йөргән вакытта, башка балалар кебек үк, безнең дә йоклыйсы килми иде. Тәрбияче гел әйтә иде:

Ярар алайса, икесенең берсен сайлагагыз. Яки биш минут кына йоклап аласыз, яки бер сәгать буе ятып кына торасыз.

Без һәрвакыт беренчесен сайлый идек. Көн саен шул хәл, ә без алдана идек…

***

Ял итәргә поездда бардык. Ирем белән икебез дә өстә. Ирем астында яткан ир гырлый башлады. Шулкадәр итеп гырлый — икебез дә йоклый алмыйбыз. Аптырагач, иремә әйтәм, төрт әле, дим. Бу аягы белән үрелеп, теге иргә типте. Туктады кебек инде. Бераздан тагын да катырак гырлый башлады. «Төрт тагын», — дим моңа. Иремнең дә ачуы килде бугай, каты итеп типте. Гырлый гына бит. Мин үрелеп карасам — астагы ир миңа карап ята.

…Ул ир түгел, минем аста яткан әби гырлый икән! Гафу үтендек, әмма ул иргә карарга да оялып, өстән төшми дә яттык.

***

Моны сөйләгән егет стоматолог булып эшли. Моның янына бер кыз тешен алдырырга килә. Катлаулы очрак, тешен озак ала. Каны агуы туктасын өчен утыртып куя. Әмма каны туктамый моның. Стоматолог баш табиб янына киңәшләшергә китә. Тегесе киңәш бирә — канны оештыра торган препарат кадаргадыр, әмма аның өчен башта кыздан сорарга кирәк — бәлки кызның менструация вакытыдыр… Стоматолог егет — яшь, андый нәрсәне сорарга ояла, керә дә кызга шыпырт кына дәшә:

— Гафу итегез… Бүген сезнең менструация көне түгелме?

Кыз егеткә карап бераз гына уйлап тора да:

— Юк… Әмма бүген кич минем барыбер булмый, барасы җирем бар.

***

Кытай телен белгән танышым сөйләде. Мәскәүдәге бер предприятие моны тәрҗемәче итеп яллаган, ул шулар белән эшли.

Кытайларның никадәр дәрәҗәдә эш сөючән икәннәрен шаккатып сөйли ул. Бер очрак аеруча исендә калган моның. Эш буенча бер кызга шалтыратырга кирәк икән моңа. Шалтырата, нәрсәнедер хәл итәләр, әмма мәскәүлеләрнең тагын сораулары кала, тагын шалтыратырга кушалар. Тагын шалтырата, тагын сөйләшә. Әле өстәвенә, кыз һәрвакыт бик шау-шулы җирдә икән, аңлашылып бетми ди. Нишләп шулкадәр тавыш анда дип сорагач, кыз «мин туйда» дип җавап биргән. Ә кытай туйларында берничә йөз кеше җыела, алар бик тавышлы була, ди. Тәрҗемәче аптыраган да инде, «Бәлки читкәрәк китеп сөйләшерсез?» - ди икән. Юк, мин китә алмыйм, дигән кыз. Нигә дип сорагач, ул үзенең туенда икәнен, үзенең кәләш булуын әйткән.

***

Әнинең апасы минем бала белән уйный. Кызыма моның алкалары ошады. Миңа бир, ди. Әнинең апасы авырган чак иде, кәефе юк. «Менә авырып үлеп китсәм, синеке булыр», — ди.

Кыз, шуны гына көткәндәй:

— Барыбер үлгәч, хәзер үк бир.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100