Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тормышта булган хәлләр: 12 июнь чыгарылышы

Хөкүмәт: «Без хәерчелекне ике тапкырга киметергә дигән карар кабул иттек», — ди. Безне үтерергә җыеналармы соң?

news_top_970_100
Тормышта булган хәлләр: 12 июнь чыгарылышы
Юрий Кухаренко карикатурасы. "Чаян" журналыннан

Иремнең корпоратив иде, балык ресторанына киттеләр. Кайткач, сорыйм.

Устрица ашадыңмы соң?

Әйе.

Тәмлеме?

Ничек әйтим икән? Синең бәләкәй чакта маңкаңны йотканың бармы?

Бар.

Менә шуның шикелле үк, минтай тәме генә килә.

…Гомергә авызга капмаслык итте.


Бала чакта фломастер язудан туктагач, без аңа спирт тамыза идек. Аннары ул тагын матур төсләр белән яза башлый. Менә хәзер мин үземне шундый ук фломастер итеп хис итәм. Спирт тамызгач кына, дөнья төрле төсләр белән балкый башлый.


Мин чит илгә ял итәргә барыр алдыннан «За рулем» журналыннан киңәшләр укыдым. Бер кеше яза — машинаның алгы ягына вазелин сыласаң, бәрелеп үлгән чебен-черкиләрне тиз генә юып төшереп була икән. Әмма машинаны юар алдыннан автомойкада бу хакта искәртергә кушканнар.

Мин Кырымга бардым, әйләнеп кайттым. Автомойкага кердем дә, журналдагы киңәшне искә төшереп, машинаны юарга әзерләнгән егеткә әйттем.

Ул бер сүз дә әйтмичә машинаның алдына чыгып басты, озак кына карап торды да:

Ә нигә син аңа вазелин сылыйсың? Гаражыңа тыгыз керәмени?

 

Өченче класста укыганда безгә йомшак уенчык тегәргә куштылар. Без әти белән төн буе керпе тектек. Бик матур килеп чыкты.

Икенче көнне укытучы «икеле» куйды.

Мин сезгә уенчыкны үзегезгә тегәргә куштым, сатып алмагыз, дидем, — дип орышты.

…Кайтып әйткәч, әти мәктәпне яндырыр дип уйлаган идем. Әти мәктәптән миңа «бишле» куйдырып кайтты. Минем өчен иң кадерле «бишле» шул.

 

Баланы бакчага илтергә кирәк. Кызымның илтәсе килми (Ул икенче сменада укый).

Илтсәң, илле сум бирәм!

Малай йөгереп килде:

Йөз сум бирсәң, үзем барам!

 

Танышларга бардык. Аларның сфинкс песиләре бар.

Кызым озак кына карап торды да, шыпырт кына сорый:

Әни, бу нәрсә?

Песи.

Ә нигә аның эче тышка әйләндерелгән?

 

Әти-әни балаларын авылга — әбиләре янына кайтарып куя. Әби оныгы белән яши, эшкә өйрәтә башлый:

Бар әле, улым, ашка кишер йолкып алып кер әле?

Зурынмы, кечкенәсенме?

Әби, уйлап та тормыйча:

Уртачасын!

Оныгы чыгып китә дә югала. Әби инде нервлана башлый, эзләп чыга. Караса! Оныгы түтәлдән кишер йолкып чыгара, карый да, «юк, монысы да уртача түгел» дип, кире түтәлгә тыгып куя. Ярты түтәлне «эшкәртеп» чыккан — ярты түтәлдә йолкып кире тыгылган кишерләр…

 

Хатыныма сюрприз булыр дип кыйммәтле йөзек бүләк итәргә булдым. Алып кайтып бирүгә, беренче сүзе:

Нәрсә булды?

Берни дә булмады, сине сөендерергә дип әйтә башлаган идем…

Кем белән хыянәт иттең?

Юатмакчы идем, ачуланып китеп барды да икенче бүлмәгән чыгып утырды. Хәзер сөйләшми дә минем белән, үпкәләп йөри. Кем белән «хыянәт иткәнемә» кадәр уйлап чыгарды.

Кәстрүл генә бүләк иткән булсам!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100