Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тормыш кер юа торган машина кебек сыга»: «Фәридә-Алсу» дуэтына ни булган?

Фәридә Әхмәтшина моңсу фотосын куйган һәм тормышны кер юа торган машина белән чагыштырып, пост язган.

news_top_970_100
«Тормыш кер юа торган машина кебек сыга»: «Фәридә-Алсу» дуэтына ни булган?
Салават Камалетдинов

«Фәридә-Алсу» дуэтының Фәридәсе моңсу фотосын куйган һәм тормыш турында пост язган.

«Тормыш кер юа торган машина кебек. Вакыты белән эчке якны тышка әйләндереп сала, бер яктан икенче якка бәргәли, бөгәрләп алып, бөтен сокны сыгып бетерә. Әмма шуннан соң без чистарак һәм яхшырак булып калабыз. Күп очракта көчле дә булып калабыз», - дип язган җырчы.

Виртуаль дуслары җырчының тизрәк савыгуын һәм аның белән барысы да яхшы булуын теләгән.

Фәридәнең иҗатташ дуслары да аңа изге теләкләрен юллаган.

«Фәридә, син матур, сокланам сиңа. Барысы да әйбәт булыр», «Барысы да яхшы булсын. Без хатын-кызлар — көчле затлар!», «Барысы да яхшыга. Тагын да яхшырак булачак», «Сәламәт бул!», дип язган алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100