Тормыш барып чыкмаганда өметсезлекне ничек җиңеп була?
Авырлыклар аша узганда кешегә явыз көчләр ягыннан килә торган рухи һөҗүмне җиңәргә кирәк.
Мәскәү шәһәре Мемориал мәчете имам-хатыйбы Шамил Аляутдинов үзенең «Рухи дөнья» китабында «тормышны нинди дип күрсәк, аңа нинди мөнәсәбәттә булсак, ул да шундый була», дип җиткерә.
«Дөньяда булмаса да, ахирәттәге бәхеткә өметләнеп, без мөмкинлекләрнең колач җитмәстәй киңлекләрен ачабыз. Авырлыклар аша узганда кешегә явыз көчләр ягыннан килә торган беренче рухи һөҗүм — өметсезлек. Әгәр дә кеше бернигә дә карамый, зарланмый һәм начар тойгылар белән үз асылын каралтмый бу һөҗүмнән китә алса, тормыш юлын Аллаһы исеме һәм йөрәктәге тәкъвалык белән дәвам итсә, аны дөньяда да, ахирәттә дә тасвирлап бетерә алмастай күп нигъмәтләр көтә.
Гадәттә без барысын да тырышлык куймыйча һәм авырлыклар кичермичә генә алырга телибез, ә кайчакта нәрсә теләгәнебезне дә төгәл белмибез, ләкин дөньяви тормыш кагыйдәләре башкача һәм без аларны үзгәртә алмыйбыз. Иң яхшысы — аларны аңлау, фикер дәрәҗәсендә төзү һәм бәхетле яшәү юлында куллану», — дип белдерә дин әһеле.