Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тормыш - үзе бер мизгел: Эльмира Шәрифуллинаның «Алма апа» китабын укыганнан соң уйлану

Безнең буын китап укып үсте. Дөрес, телевизор, радиоалгычлар бар иде барын. Без зәңгәр экраннардан «Ну, погоди» мультфильмын, татар театрларын, аннан бар кеше көтеп алган «Туган як кичләре» концертын яратып карый идек. Радиодан да шул билгеле бер вакытта гына була торган берничә татарча тапшыру колакка эләккәли иде.

news_top_970_100
Тормыш - үзе бер мизгел: Эльмира Шәрифуллинаның «Алма апа» китабын укыганнан соң уйлану

Ә китап… Китап инде бар дөнья ул. Авылыбызда алтмышынчы еллар ахырына табан районда беренчеләрдән булып ике катлы мәдәният йорты ачылгач, өске катта зур китапханә урын алды. Ул китап стелажлары арасында экскурсиядә йөргәндәй үзе бер хозурлык тою, ул бүлмә уртасында сузылган озын өстәлдә нинди генә  – русча, татарча, башкортча журналлар карап-укып ләззәтләнү дисеңме... Классташлар әле дә миннән «җеп сеткага салып китаплар ташый идең», дип көләләр. Әйе, үзем укый башлаганчы ук китапларны әтигә ташыдым, аннан үземә дә бирә башладылар. Өйгә яздырган газета-журналлар гына да, укыганнарын өй түбәсенә менгереп аткач, анда безнең өчен үзе бер китапханә була иде. Гади колхозчы гына булсалар да, әти-әни, шөкер, үзләре дә укыды, безгә дә уку тәмен сеңдерде. Соң ул вакытта авылыбыздагы ике почтальон бүселеп чыккан сумкаларын күтәреп, көчкә йөриләр иде бит, йорт саен биш-алты басма алдыру гадәти хәл булды! 

Чү, минем сүзем башкача буласы иде бит, китап кибетенә кергәч, шулай хатирәләр биләп алгалый шул. Китаплар матур, зәвыклы эшләнә хәзер. Эльмира ханым Шәрифуллинаның күптән түгел басылып чыккан «Алма апа» китабы инде кайчаннан укырга ымсындырып тора иде. Тик әлеге китап кибеттә беткән булып чыкты. Китапханәдән дә таба алмадык. Шул хакта сүз каткач, китапны миңа Эльмира ханым үзе бүләк итте. «Хәзерге китапларның тиражы бик аз, әмма ләкин күп тиражлар белән чыкканда да китапларым, шөкер, тиз сатылып бетә иде. Кибеттә тузан җыеп ятмады», - диде ул. 

Ниһаять, «Алма апа» минем кулда! «Китапта күренекле шагыйрә, язучы Эльмира Шәрифуллинаның төрле елларда иҗат ителгән проза һәм сәхнә әсәрләре туплап бирелде. Авторның тирән психологик кичерешләр белән сугарылган повесть һәм хикәяләре, эсселәре һәм шигъри тел белән язылган пьесалары укучы күңеленә хуш килер, гыйбрәт алырга, тормыш тәҗрибәсе тупларга ярдәм итәр, дигән өметтә калабыз», - диеп тәкъдим ителгән басма Татарстан китап нәшрияты тарафыннан. Хак та шулай булды ул.

Һәм менә мин авторга тәэсирләремне юллыйм: «Алма апа»гызны бер сулыштан укып чыктым, вакыт тию белән янә кулга алам да кабат чумам. Бик рәхәт укырга... «Мизгел» повесте аеруча  күңелгә үтте. Кичерешләрегезгә бер теләктәш булсам, Фаил абый иҗатына күпме анализ анда... искитмәле-е-е... тормыш, иҗат юлының һәр көненә, һәр мизгеленә тукталгандай... Ә барысы бергә, чынлап та, бер мизгел кебек кенә булгандыр...  Бер гомер яшәрлек хатирәләр... Димәк, аны югалтканнан соң сез ике иҗат юлын бергә үреп алып баргансыз һәм барасыз да. Бу китапта сезнең күңелегездән, йөрәгегездән саркып чыккан ачы да, ләззәтле дә сагышлардыр... бик тәэсирле... 

«Алма апа» повесте да дулкынландырды. Гыйбрәтле язмыш, үксезләр, ятимнәр тормышы, изгелек кылу, мәрхәмәтлелек...  Чын хатын-кызларча , хәтта үзегез татыган язмыш чалымнары чагыла. «Әтием», «Җанлыдан җан яралгач» повестьларында да,  эсселарыгызда да үзегез тойган, кичергән хисләр, дисез. Әйе, бүгенге көндә аеруча актуаль булган тәрбия темасы, шигырьләрегездәге кебек үк, биредә дә ярылып ята. Укыганда ничектер үз дөньяңнан аерылып торасың, шунда, ул геройлар белән кайгырып та, шатланып та яшәп аласың... Язучының тәэсир көче шундадыр, мөгаен. 

Аннан бу әсәрләр гадилеге, халыкчанлыгы белән димме, үзенә бөтереп ала. «Җанлыдан җан яралгач» повестен алсак, андагы юмор хисе, элек телдән телгә йөреп, инде күптән онытылып беткән халык авыз иҗаты җәүһәрләре булган шигырь, әйтем, мәкальләр... Күпме нәсыйхәт тә, күпме гыйбрәт. Яратып укыдым, рәхмәт, Эльмира апа... 

«Алма апа»...  Китапның исеме генә ни тора бит әле! Алма апа – символик исем шикелле яңгырый. Элек татар халкында матур гадәт бар иде, бик күркәм матур гадәт. Туганнарны исеме белән түгел, ә аңа хас сыйфатлары белән атау. Ягъни, мәсәлән, җизни абый, җиңги апа, чибәр түткәй, алма апа... Без әтинең апаларын зур апа, ягъни өлкәне, аннан туган апа дия идек. Алма апабыз юк иде, әмма да, дәү әнинең күрше урамдагы ахирәт дусларына Алма әби, Җимеш әби диеп үстек. Мөгаен, балалы йортка әбекәйләр буш кул белән килмәгәннәрдер инде, кесә төбендә нидер булган, шуннан ябышкандыр бу исем.   

Гомумән, Эльмира Шәрифуллинаның китап исемнәре үк уйландыра, үзенә тартып тора. Инде үзе дә тарихта калган «Мәгърифәт» газетасында эшләгән елларда укучыларны кызыксындыру максатыннан төрле биремнәр бастырып, җиңүчегә язучыларның автографлы китапларын бүләк итә идек. Менә шунда үзе дә педагог булган нечкә күңелле, шигъри җанлы, көчле рухлы Эльмира ханымның шигырьләре һәм поэмалары тупланган  «Уйлы еллар»,  шулай ук «Мәхәббәтнең җиде төсе» һәм башка китапларын укытучылар  бик тиз отып алалар иде.  

Менә кабат хатирәләр... Мин бишенче-алтынчы сыйныфларда укыйм. «Ялкын», «Яшь ленинчы» килә өйгә. «Ялкын»да Мәхмүт Хәсәновның «Динозаврлар өнендә»ге  кебек мавыктыргыч әсәрләрне көтеп алсак, «Яшь ленинчы»да күбрәк яшьтәшләрнең язмалары тартып тора. Кыюлыкны җыеп, мин дә үземнең «бик яхшы» инша-язмаларны әле журналга, әле газетага юллыйм. Атна саен! Ә беркөнне... почтальон теге бүксәле сумкасыннан бер өем хатлар арасыннан рәсемле иң зур конвертны алып миңа бирмәсенме! Искитмәле, шундый матур хат! Кош тоткандай булдым. Аннан соң да алдым мин аларны. Минем язмалар соңрак басылачак, ул темага хатлар күп икән бит, ә кайсылары ... матур гына юллары булса да ... аңладым инде, сыеграк... Ярар соң, басылмаса ни, аның каравы нинди хатлар килә! Һәм шул хатларның берничәсен миңа үзенең саллы киңәшләрен биреп, «Ялкын» журналыннан язучы Эльмира Шәрифуллина җибәргән! Кадерле ядкарь булып алар әле дә саклана.

Мәктәп хатирәләре сеңгән хатларны  еллар үткәч Эльмира ханымның үзенә күрсәтергә дә җай чыкты. Алексеевск районының Г.С.Боровиков исемендәге 3нче урта мәктәбендә узган очрашуга язучы белән бергә кайттык. Күпсанлы хикәяләре, повестьлары, шигырьләре укучылар тарафыннан яратып кабул ителгән, поэзия, проза, драматургия өлкәсендә үз сүзен әйтеп килүче мөхтәрәм каләм иясен биредә дә бик яратып каршы алдылар. Мәгариф бүлеге, хакимият белән берлектә әлеге мәктәп районның татар теле мөгаллимнәренә бик тәэсирле очрашу бүләк итте. Рус балаларына татар теле һәм әдәбиятыннан белем һәм тәрбия бирүче Россиянең халык мәгарифе отличнигы Роза ханым Кутуева оештырган әдәби кунакханә кунагы шигырьләрен яттан укып, ихлас әңгәмәләре белән тагы бер кат сокландырды. 

Әнә шулай мөхтәрәм язучының «Алма апа»сын укып, үзем өчен тормышның төрле ягын үрнәк һәм гыйбрәт итеп кабул итсәм, икенче яклап, күңелемдә күпме истәлекләр яңарды. Һичшиксез, утыз биш елдан артык журналист эшчәнлегемдә Эльмира ханымның тәэсире дә аз булмаган бит, мин моңа рәхмәтле булып, бик сөенәм.

  • Шагыйрә Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллина — ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова, Абдулла Алиш, Каюм Насыйри исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллина 1947 елның 4 июнендә Татарстан АССР Мөслим районы Симәк авылында укытучы гаиләсендә туган.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100