Татарстанның халык артисты, мәрхүмә Резидә Шәрәфиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсендә чираттагы видео чыкты. Анда Резидә Шәрәфиева Айгөл Вәлиуллинаның «Тормыш сукмагы» шигырен сөйли.
«Тормыш сукмагы» – Айгөл Вәлиуллина шигыре... Резидә апам, тиздән кыш җитәр, ә син юк... Син калдырган истәлекләрне карыйбыз, җырларыңны һәрдаим тыңлап, сине юксынабыз. Рәхмәт сиңа җырларың өчен. Синең җырларың һәм иҗатың мәңге яшәр», – дип язып куйганнар видео янына.
«Сагынабыз сине», «Бигрәкләр дә ышанырга кыен инде Резидә ханымның шушы якты дөньяда юклыгына», дип язалар комментарийларда.