Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тормыш кайда рәхәтрәк – Мөслимдәме, Мәскәүдәме? (Ике «хыянәтче» журналист әңгәмәсе)

Берничә еллар элек матбугатта исемнәре даими күренеп торган ике журналист - Линар Закиров һәм Гөлназ Шәмси үзара әңгәмә корган. Аларның сөйләшүләрен, стильләрен үзгәртмичә, «Интертат» укучыларына тәкъдим итәбез. Танылган журналистлар нигә журналистикадан киткән, кайда тормыш яхшырак - бу хакта сөйләшүләре укучыларыбызга кызык булыр дип уйлыйбыз.

news_top_970_100
Тормыш кайда рәхәтрәк – Мөслимдәме, Мәскәүдәме? (Ике «хыянәтче» журналист әңгәмәсе)
Фото: авторларның шәхси архивыннан

Линар Закиров:

Гөлназ Шәмси – Казаннан ерак урнашкан Мөслим районы Иске Карамалы авылында яшәп ятучы, әмма республика һәм ил тормышыннан хәбәрдар булган, үткен каләме белән дан казанган журналист. Авылның китапханә мөдире дә әле ул.

Песиләрне ярата, күркәләр үрчетә. Социаль челтәрдәге сәхифәсендә кайларга баруы, кемнән интервью алудан башлап, нәрсә ашаганы, нинди күлмәк кигәненә кадәр күрсәтә. Андыйларны халык «без комплексов» дип атый. Гөлназ Шәмсине дә мин «журналист без комплексов» дип атар идем.

Гөлназ Шәмси:

Хыянәт иттек шул инде... Мин, «бер тырмага ике тапкыр басып», тагын «Акчарлак»ка язмый башладым. Ә Линар бөтенләй Мәскәүгә, башка өлкәдәге эшкә китте. Менә сиңа Фәрит Мөхәммәтшин кул астында эшләүче журналист! (Линар Закиров Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә дә эшләп алды – «Интертат»). Безнең дуслыкка да 12 ел икән. Ә бит яшь аермасы саллы – 16 ел. Чын дуслар булырга саннар киртә түгел лә ул. Яратам шул егетне. Бетте-китте!

Тагын бер уртаклык – Татарстанда халык укый торган барча популяр басмаларда да икебез дә каләм чарладык. Әмма дистә еллар бер гәзитнең тугрылыклы хезмәткәре була алмадык. Табигатебез бунтарь безнең. Шуңа да төп сүзебез әйтелмәгән дип исәплим. Журналистикада китә-кайта йөрсәк тә, сез безне беләсез. Бу очрашуыбызда бер-беребез белән әңгәмә корырга булдык. Кызык бит... ул башкалада, ә мин салада. Кем бәхетлерәк?

Авылны да, шәһәрне дә секс яшәтә

Гөлназ Шәмси соравы:

Мин 2000-2003 елларда Мәскәүдә читтән торып аспирантурада укыдым. Еллар буе булмаса да, айлар буе китапханәдә шөгыльләнер өчен, Мәскәүдә яши идем. Шул чорда мин белгән Мәскәүдә, нинди дә булса дәрәҗәгә ирешү, теге яки бу мәсьәләне хәл итү өчен, кешеләр махсус «зәңгәр», «алсу» булып, бер-берсе белән йоклап йөриләр иде. Бу минем өчен бик гаҗәп тоелган иде. Ул вакытта «зәңгәрләр» һәм «алсулар» өчен махсус клублар ачылды. 2023 елда үткән Ивлееваның «шәрә кичәсе» шушы күренешнең дәвам итүе турында сөйли. 20 ел узып та, Мәскәү ул яктан бер дә үзгәрмәдеме икән? Син бу хәлләрдән хәбәрдармы?

Линар Закиров җавабы:

Ивлеева кичәсе һәм кемнең кем белән йоклау темасына җәелеп китеп сөйлисем килми. Шундый заман җитте – бу темага ярамаган бер сүз ычкындырсаң, экстремист булып танылуыңны көт тә тор. Журналист булып эшләгәндә дә андый «түбән» темалар белән мавыкмаска тырыштым.

Синең өчен ачыш булмастыр, Гөлназ апа, бер җенестәгеләр генә түгел, традицион мәхәббәт тарафдарлары, ягъни ир белән хатын-кызлар арасында да мәсьәләне түшәк аша җайлау киң таралган, дип беләм. Һәрхәлдә, матбугат аша ишетелгән андый мисаллар шактый. Мәхәббәт белән беррәттән сөяркәләр, «уҗымга чыгу» да – мәңгелек бер тема. Ирләрне «полигам» дип атыйлар, ягъни бер генә хатын-кыз назы белән чикләнә алмыйлар. Америка, Европа илләре җитәкчеләрен генә карыйк. Аларның да кайберләре, законлы хатыннары була торып, «сулга» йөргән, сөяркәләре булган. Моника Левински, Карла Бруни, Мэрилин Монро исемнәре генә дә ни тора.

Бүгенге заман артистлары, бигрәк тә хатын-кызлар, ирләрне алыштырып кына тора. Җырчы Мадонна әле бер биючесе, әле икенчесе белән чуала. Мин аларның бу гамәлен тәнкыйтьләмим дә, хупламыйм да. Дини күзлектән караганда, артык ташып торучан җенси теләгеңне бәйдә тота алмау – гөнаһ. Кемдер бәйдә тота ала, ә кемдер моны булдыра алмый. Зур шәһәрдә яшәүчеләр азгынрак кебек тоеладыр, әмма алай түгел. Бөтен авыл хатын-кызларын аталандырып чыккан гайрәтле ирләр турында да әледән-әле ишетелә.

Кеше – эмоцияләр белән яшәүче җан иясе. Ашау, йокы никадәр рәхәтлек китерсә, түшәк тә шундый зур көчкә ия. Әмма үз гомерендә бер ире яки бер хатыны белән генә түшәк бүлешә алучылар алдында баш иясе генә кала.

Линар Закиров соравы:

Алдан әйтеп куям, беренче соравым тупас яңгырый, ләкин ул – мин әйткән сүз түгел, халык сүзе. Авылның бер башында сине «ус...рды» дип сөйләсәләр, икенче башында «утырып т...чты» диләр. Салада мондый күренеш әле дә күзәтеләме, ягъни авылдашлар арасында гайбәт сату модадамы? Мәскәү кебек зур шәһәрдә яшәүнең уңай ягы шул – анда кеше күп, сине белүчеләр бик аз, «чәйнәп йөрү» дә сирәк күренеш монда. Син – районда гына түгел, республикада да билгеле каләм иясе. Синең турында да гайбәт чыгармый калмаганнардыр. Кайсылары нахак иде, кайсыларын аеруча авыр кабул иттең?

Гөлназ Шәмси җавабы:

Авыл гайбәтсез тора алмый. Әле безнеке кебек өч чакрым ярымга сузылса, имеш-мимешләр 3 ай дәвамында 3 төрле версиягә әйләнеп кайный. Ис китәрлек яңа вакыйга тумыйча, син геройлыктан туктамыйсың. Безнең авыл да искәрмә түгел.

Минем соңгы 20 елым Төркия белән бәйләнгән. Елына кимендә 3 тапкыр баргач, халык йокламый. Нигә бара ул анда? Нинди акчага? Төрекнеке шәп микән? Аннан инде уйдырмалар китә. Гөлназ төреккә кияүгә чыккан да бала тапкан. Төреге баласын бирмәгәч, еш бара икән. Моңа нигез булып, минем 2014 елда 6 ай Төркиядә яшәп алуым тора. Бу – факт. Ә бала ясаганда кем шәм тотып торганы билгесез. Мин авылдашларга үпкәләмим. Иске Карамалыда гына түгел, ә Мөслим районында иң күп сәяхәт итүче миндер ул. Көнләшсеннәр. Җәннәткә керәселәре килсә – ак көнләшү белән. Ә: «Тагын Төркиягә киттеңмени?» – диючеләргә мин бик гади: «Әйе. Бер кварталга җитәрлек секс артыннан!» – дип җавап бирәм.

Линар Закиров соравы:

Мая, ягъни запас туплаучы уңган хатын икән үзең... Икенче сорауга күчик. Былтыр Рөстәм Миңнеханов якутларның Ысыах бәйрәмен карап кайтканнан соң, үзебезнең Сабантуйны бәйрәм итүне төптән үзгәртергә кирәк, дип белдерде. Ягъни, рәисебез фикеренчә, безнең милли бәйрәм шоуга кайтып калды. Ә син сабантуйларның хәзерге эчтәлеге һәм формасыннан канәгатьме? Кайсылары күбрәк ошый: шәһәрнекеме, район үзәгенекеме, әллә авылныкымы?

Гөлназ Шәмси җавабы:

Мин 17 яшемдә, читтән торып, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга кердем. 6 ел рәттән җәйге сессия июнь аена туры килде. Шулай итеп, авыл сабан туеннан биздем.

Беренче курста Горький паркына Казанныкын карарга бардык. Бер түгәрәктә көрәш, икенчесендә һинд биюләре, өченчесендә тагын нидер шунда... Авылча түгел инде... Рәхәтлек юк! 1993 ел бу. Әлегәчә авылыбыз сабан туена чыкмыйм мин. «Исәнмесез бәйрәме» кебек. 2-3 тапкыр, исәнләшеп, түгәрәк әйләнәсең... бетте. Ә менә берәр күрше авыл яисә башка районныкын карап кайтам. Пандемия чорында Мөслимдә узган Рәсәйкүләм авыл сабан туена да бармадым. Шундый кеше инде мин.

Күлмәк тектереп, әниләр биргән 1 сумга марҗа апалардан ачы кыяр суы, симәнкә сатып алган балачак сабантуйларын сагынам. Хәзер җырчылар чакыртып, 2-3 сәгатьлек концерт-шоуларны сабан туенда түгел, ә залда утырып карыйм. Ә бәйрәм башкача булырга тиеш. Безнең әти-әниләр, «КамАЗ» арбасына төялеп, Мөслимгә ат чабышы карарга бара иделәр. Без дә ияргән... Менә ул, ичмасам, бәйрәм булган.

Сабан туйларының ул вакыттагы «эротикасы» – йөгерешченең чалбары төшеп китә, туры баганага менүченең трусигы шарт ярыла, ә юан көрәшченең трикосы тезгә шуа. Халык куана, бала-чага шат. Юктан бер кызык чыга…

«Татнефть»тән 5 мең сум бүләк

Гөлназ Шәмси соравы:

Линар, син, татар журналистикасына «нокта куеп», Мәскәүгә киттең. Аңарчы төрле басмаларда эшләп, конкурсларда җиңеп, хезмәт юлыңны уңышлы гына башлаган идең. Һәм кинәт кенә Дәүләт Советына Фәрит Мөхәммәтшин кул астына эшкә күчтең. 4 ел гомереңне шунда әрәм иттең. Мин аны әрәм иттең дип саныйм, чөнки бу 4 ел гомер сиңа Казаннан тулай торакта башка нәрсә бирде?! Син, әлбәттә, Дәүсоветта эшләүне тормыш мәктәбе булды, дисең, ләкин синнән бер язма күрә алмадык, синең турыда ишетә алмадык. Луиза Янсуар белән бергә алып барган «Тәгәрмәч» проектын читкә чигереп булмый, әлбәттә, ләкин бу очракта ул хобби булып кала. Хәзер әйтәсең бит, эшләсәм, рус матбугатында, каналларында эшләячәкмен, дип. Кайчандыр мин бу юлны үттем. Башта татарча яздым, аннары рус теленә күчтем. 10 елдан соң мин татар матбугатына кайтып барам, ләкин бу кайту авыр бара. Гомумән, журналистикада баеп булмый. Син шул сәбәпле киттеңме?

Линар Закиров җавабы:

Тулай торак дигәннән, анысын да Дәүсовет түгел, аспирантурада укыган өчен университет бирде. Парламентка эшкә кергәндә, миңа беркем дә «алтын таулар» вәгъдә итмәде. Чираттагы эш урыным буларак кабул иттем мин аны. Көне-төне җигелеп эшләргә туры килде, чөнки Дәүсовет башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин – тынгысыз кеше. Уңай мәгънәдә әйтүем, әлбәттә. Һәрвакыт халык арасында ул. Башка депутатларның да эшен яктыртырга кирәк. Аннан башка да кәгазь эше, кем әйтмешли, «муеннан» булды.

Кайсы журналист, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, атаклы телевизион журналист, парламентның матбугат хезмәтен озак еллар җитәкләгән Резида Макуева (узган елның декабрь ахырында бакыйлыкка күчте, урыны оҗмах түрләрендә булсын) белән иңгә-иң куеп эшләдем, дип горурланып сөйли ала? Резида Галимҗановна университеттагы курсташың да бит әле ул. Никадәр баналь яңгырамасын, парламент минем өчен бик зур тормыш мәктәбе булды. Анда мине эт итеп сүктеләр дә, канат куярлык мактау сүзләре дә ишеттерделәр. Дәүләт Советын һич кенә дә ыштан туздырылган урын дип әйтергә ярамый.

Элек, совет чорында, авылдан чыгып киткән егет-кызларга әти-\әниләре әйткән бит, «балам, рус телен сайларга тырыш, кеше булырсың» дип. Дөрестән дә, русча яза, сөйли белү профессиональ яктан мөмкинлекләреңне бермә-бер арттыра. Бүген дә шулай. Башлангыч чорда мин татар телендә генә яза идем, тора-бара русчага күчтем. Шуңа да, курыкмыйча, Казаннан читкә китә алдым. Ә русчам камил булмаса, мондый адымга барырга җөрьәт итәр идемме икән.

Мин журналистика дип янып йөргән, шашкан бер бала идем. Әмма үсә төшкәч, шушы профессиягә ныклап кереп киткәч кенә, журналистның нинди аяныч, матди яктан мескен хәлдә булуына төшендем.

Көннәрдән бер көнне Мәскәүдә яшәүче иптәш малай, «әйдә, маркетплейста кибет ачып карыйк», диде. Мин юньлерәк теләсә кайсы эшкә алынырга әзер идем, журналистика гына булмасын, дигән шарт куйдым үземә.

Мәскәүдә яшәп, икенче ел киткәч, интернетта «Татнефть» оешмасы игълан иткән иншалар конкурсына тап булдым. Әтием ягыннан бабам нефтьче булган, оператор булып эшләгән, шуңа да әлеге хезмәттән азмы-күпме хәбәрдармын. Шуңа да уйламаган җирдән язу-сызу теләге кабынып китте күңелдә.

Ай буе язган хикәяне җибәрдем мин. Жюри әгъзаларына рәхмәт, хезмәтемне югары бәяләп, өченче урынга лаек дип таптылар. «Татнефть» кебек зур оешма, беләсеңме, ничә сум җибәрде бүләккә? 5 мең. Юк, доллар түгел шул – сум. Шаккаткыч. Татар теленең бәһасе шул чама гына, татарча бүтән язып, вакытымны әрәм итеп йөрисе түгел икән, дидем. Шушы интервьюга, Гөлназ апа, сине якын итеп күргәнгә генә ризалаштым.

Ә бай булырга теләү, омтылуның бер начар ягын күрмим. Бу турыда сөйләү никтер бездә, татарда, әдәпсезлек булып санала.

Иске Карамалы авылы музеенда.

«30-40 яшьтә генә ирләрнең башына акыл керә»

Гөлназ Шәмси соравы:

Минем чираттагы соравым, әлбәттә, өйләнү турында. Статистика күрсәтүе буенча, 30дан узган кеше (ә сиңа 32 яшь) инде өйләнмәскә дә мөмкин. 30дан узган хатын-кыз да кияүгә чыгарга атлыгып тормый, дияр идем, үзем дә моңа мисал булып торамдыр. 30 белән 40 арасында кеше комфорт зонасында яши, чөнки елап торган бала, мырлап торган хатын, ир юк. Ләкин мин синең 30га кадәр мәхәббәт кичергәнеңә шаһит. Синең очракта мәхәббәт берәү була да, шуның белән бетәме? Мин үз гомеремдә көчле өч мәхәббәт кичердем. Өчесе өчен дә Ходайга рәхмәтлемен, чөнки мәхәббәт ул – көчле әйбер. Синең очракта буең килгән, фатирың бар. Соң сине бит кызлар богаулап алырга тиеш. Син хәзер комфорт зонасындамы, мәхәббәт көтәсеңме, әллә гаилә кайгысы киттеме инде?

Линар Закиров җавабы:

Кешенең төп миссияе – нәсел калдыру. Ләкин хәзер адәм баласы тормыштан нәсел турында уйламый гына да тәм табып яшәргә өйрәнеп бетте. Мин дә шулар исәбендәдер. Күңелем белән гаилә корырга әзер түгелмен. Бала тәрбияләү турында әйткән дә юк. Әни әйтә инде, үз балаң булгач, аңа мөнәсәбәт бөтенләй башкача була, аталык инстинкты уяна, дип. Ә уянмаса?!

Кайчан өйләнәсең, дип гел сорап торалар. Гаилә корсаң, кайчан бәби алып кайтасыз, дип талкый башлыйлар. Әйтерсең, кешенең үз тормышында проблема беткән дә, башкалар гаиләсенә кысылып, акыл өйрәтергә кирәк.

Берүзең яшәү, әлбәттә, рәхәт. Беркем өчен җаваплылык аласы юк, үзеңә үзең хуҗа. Эгоистлык галәмәтедер. Бүгенге заман үз-үзеңне яратуга корылган. Меңләгән психолог безне шуңа күндерә түгелме соң? Үзеңә үзең хуҗа принцибы миндә һәрвакыт бар иде. Дәүләт хезмәтеннән китүем дә шуңа бәйле.

Гаилә кыйммәтләре турында кирегә сукалап, дәүләт сәясәтенә каршы сөйли бу, дип, тәнкыйть утына да тотарга мөмкиннәр үземне. Юк, инкарь итмим, гаилә кирәк ул, бала да табарга кирәк. Ләкин бу адымга ныклап әзер булу сорала.

Бер караганда, шәһәр җирендә, Мәскәүдә бигрәк тә, кеше күп, сайлау мөмкинлеге зур. Әмма ялгыз кешеләр нәкъ менә шәһәрдә күбрәктер, дим. Авыл җирендә яшьләр бик иртә өйләнә, кияүгә чыга, бала таба, кыскасы, чөкердәшеп яши. Аерылу очраклары да сирәк. Ә Мәскәү кебек зур шәһәрдә кеше күп очракта сайлана-сайлана картаеп бетә.

Хәтерлисеңме, Мирхәйдәр Фәйзи әсәрендәге Галиябануның әтисе Бәдрине «40 яшьлек авыл карты» дип сурәтлиләр. Ул заманалар артта калып, кешенең гомере бүген күпкә озыйнады, дип ышандыра табиблар. 30-40 яшьтә, ирләрнең башына акыл кереп, чәчәк ата гына башлыйлар.

Район башлыгы «Игезәкләр бәйрәме»нә киртә куйды

Линар Закиров соравы:

Хәтерлисеңме без синең белән ничек таныштык?.. Мин ул вакытта «Кәеф ничек?» газетасында эшли идем, җырчы Илназ Сафиуллин басманың хуҗасы иде. Без, әле тагын бер төркем журналистлар, җырчылар, артистлар, зур десант булып, син үз авылыңда – Иске Карамалыда оештырган «Игезәкләр фестивале»нә кайткан идек. Халыкның күплеге ул чакта... Шулкадәр игезәкләрне каян, ничек җыеп бетерә алгансыңдыр син. Районның чын мәгънәсендә бренды булырлык чара иде ул. Ләкин озын гомерле була алмады ул фестиваль. Сәбәбе нидә? Мөслимнең игезәкләр башкаласы булуы ни белән аңлатыла?

Гөлназ Шәмси җавабы:

Минем нәсел игезәкләргә бай. Әнинең игезәк энесе һәм сеңлесе, әтинең икенче буын туганнары, бабайның игезәк сеңелләре, үземнең өченче буын «брат»ларым, дүртенче буындагы кыз туганнарым – җиде пар. Шуңа да мондый бәйрәмне мин уйлап табу – табигый хәл. Безнең авылда 10 пар игезәк бар. Әмма тагын 10 пар килен-кияү сыңары, 10 пардан артык оныклар, игезәк балалары булган читтә яшәүче авылдашлар минем фантазиямне эшкә җикте. Бездә игезәкләр бер-берсенә охшамаган. Бер күкәйдән булсалар да. Аннан күп парлар бер-берсе белән икенче, өченче буында туганнар. Бер гаиләдә икешәр пар да бар. Гомумән, Мөслим районы 3 игезәкле 5 пар белән мактана ала. Без булдырабыз!

Беренче тапкыр 2007 елда авылыбызга бәйле игезәкләрне җыйсам, 2012дә Мөслим районының уникаль игез балаларын чакырдым. Син шунысына кунак булып килгән идең. Ә Рамил Муллин хакимлек иткән 6 елда бу бәйрәмгә ирек булмады. Әмма бер хаким килә, берсе китә... өмет бөтенләй өзелмәгән әле.

«Энгель Фәттахов иң яхшы мәгариф министры булды!»

Гөлназ Шәмси соравы:

Минем бер туганым 19 яшеннән Мәскәүдә яши, хәзер инде яше 65кә җитеп килә. Яшьрәк чакта төрле бәйрәм чараларына йөргәндер… Ләкин соңгы 20-30 елда аның Зур театрга, Мәскәү үзәгенә чыршы бәйрәменә барганы юк. Пенсиягә чыккач, вакыты бөтенләй тарайды. Ул Выхино метро станциясе янында тора, бөтен тормышы шул тирәдә бөтерелә. Мегаполис кешене шулай әкрен генә «йота». Син, бәлки, кайларгадыр барырга өлгерәсеңдер... Минем уйлавымча, Мәскәү халкының 70 проценты шәһәр тормышында «кайнамый», иртән метрога төшә дә кич метродан менә. Син бу хакта ни уйлыйсың?

Линар Закиров җавабы:

Мәскәүдәге тормыш Казанныкыннан аерыла, билгеле. Россия башкаласында акча, матди мөмкинлекләр күбрәк булганга шулайдыр ул. Кар явып үттеме – 10-15 коммуналь хезмәткәр көрәк тотып чыга да бөтен ишегалдын көрәп, ялт иттереп куя. Кар чистарта торган машиналар да көтүе белән эшли. Транспорт системасына тел-теш тидерерлек түгел: метро, электробуслар, МЦК, МЦД, дисеңме, такси да минуты белән килеп җитә. Тик менә таксида, күзәтүем буенча, нигездә Урта Азиядән килгән халык эшли, кайберләре русча аңлаша да алмый... Бу өлкәдә культура дәрәҗәсен югарырак күрәсе килә шул. Транспорт дигәннән, Мәскәүдә төне буе йөри торган маршрутлар да бар. ЕМИАС дигән система аркылы кесә телефоныннан көнендә үк табибка язылырга һәм эләгергә була.

Көндәлек режимга килсәк, дөрес, көн дә бәйрәм, көн дә туй була алмый. Мин дә иртән торам, компьютер каршына утырып эшлим. Хезмәтем электрон кибет, ягъни маркетплейс белән бәйле булганга, күпчелек нәрсә компьютер аша эшләнә. Төшкә таба спорт залына юл тотам. Ким дигәндә 3 сәгатем анда үтә. Кайткач, тагын компьютер төбе.

Халыкның күңелен күрә беләләр Мәскәүдә. Атналар буе шәһәрнең төрле мәйданчыкларында әле балык, әле варенье фестивале, тарихи чаралар үтә. Сентябрь башында халык шәһәр көнен аеруча зарыгып көтә, Мәскәүнең туган көнен ел да гөрләтеп үткәрәләр. Берничә көнгә сузыла кәеф-сафа кору.

Башкалабыз тормышында актив катнашам. Җылы көннәрдә велосипедта җилдерәм. Мин яши торган йорт ВДНХдан ерак түгел, анда да төрледән-төрле чаралар үтә. Театрларга, музейларга, аквапаркка, бассейнга йөрим.

Пенсионерларга «Московское долголетие» проекты кысаларында игътибар аеруча зур. Олы яшьтәгеләргә башкалада акча эшләү мөмкинлеге дә бар. Берничә тапкыр танылган алып баручы, табиб Елена Малышеваның тапшыруына тамашачы булып барган идем. 3 сәгать утырып чыккан өчен 1 мең сум түләделәр. Кайбер абзый-апалар моны кәсепкә дә әйләндергән. Алар, матур киенеп, бизәнеп, ясанып куялар да көн саен төрле тапшыруларга йөреп һәм кул чабып, акча эшлиләр. Теләк белән дәрт кенә булсын, калганы килә ул.

Зур-зур артистлар теге яки бу төбәк, шәһәргә елга бер генә тапкыр концерт белән килсә, Мәскәүдә аларның чыгышын төрле бәйрәм чараларында еш күрергә мөмкин. Иң кызыгы – бушлай. Танылган кешеләрне Мәскәү урамнарында, кибетләрендә очрату – шулай ук гадәти хәл. Берсендә хинкали ашаганда Елена Малышеваның ризык сайлап йөргәнен күрдем, Кызыл мәйдан тирәсендә атаклы продюсер Бари Алибасовны очраттым... Саный китсәң, күп андый мисаллар.

Линар Закиров соравы:

Элек әйтәләр иде, бөтен эчкече, уңышсыз кеше, ягъни «неудачниклар» авылда кала, дип. Дөрес аңла, бу – минем фикер түгел, халык сүзе. Хактан да шулаймы?

Гөлназ Шәмси җавабы:

21нче гасырда авылда яшәү – бәхет, минемчә. Ә узган гасырда шәһәрдә яшәү отышлы булган. Синең сорауга килсәк, шәһәрдә яшәп, миллион кешенең берсе булып та «неудачник» булырга мөмкин. Мин сине ачык мисаллар белән дә бәрә алам. Әмма алар авыл файдасына булачак. Әйтик, халык язучысы, Тукай премиясе лауреаты Фоат Садриев. Аның бөтен гомере Мөслимдә узды. Ә күпме язучы, пенсиягә чыккач, авылга кайтып, иркенләп язам, дип хыялланып яши.

Актанышның элекке хакиме Энгель Фәттахов? Дистә еллар районын тотты, Казанда иң яхшы мәгариф министры булды. Аның чорында татар балаларыннан «Мин урыс» дигән җырлар акырттырмадылар. Хәзер дә туган төбәгендә көчле фермер ул. Минемчә, бәхетле кеше.

Ярар, мине алыйк. Гади бер журналист кыз. Соңгы 15 елда ныклап төпләнеп авылда яшим. Дөньяның 25 илендә булдым. Төрек газеталары белән хезмәттәшлек итәм. Шул ук вакытта, бәрәңге корты чүпләп, авыл тормышы белән дә яшим. «Бөке»дә утырмыйм, автобуста изелеп гомерем узмый. Синеңчә, мин «неудачникмы»?

Гөлназ Шәмси соравы:

Татарстанда 43 район исәпләнә. Һәркайсында 1 йорты гына булган берәр авыл бар. Мөслимдә андый авыл Үрнәк дип атала. Кыш көне кереп булмый анда, кышны чыгар өчен 3 айлык запас әзерләп куярга кирәк. Телефон тотамы-юкмы, миндә андый мәгълүмат юк, ул тирәгә вышка куймаска да мөмкиннәр. Сине Мәскәү дигән мегаполистан Үрнәк дигән шул авылга китереп ташласалар, яши алыр идеңме? Нишләр идең анда?

Линар Закиров җавабы:

Җавабымны башка нәрсәдән башлыйм әле. Фермер ризыклары сатар өчен, Мәскәүнең төрле урыннарында алагаем зур матур сәүдә рәтләре төзеп куйдылар. «Московские ярмарки» дип атала. Тик менә экологик чиста шартларда үстерелгән яшелчә, ит, сөт ризыкларына якын килерлек түгел – бәяләрен күрсәң син! Гомумән, авылда үстерелгән, җитештерелгән әйбернең хакы кыйммәт шәһәр җирендә. Декабрь ахырында йомырканың бер дистәсе 140-150 сумга җиткән иде. Өй каршындагы шул ярминкә йортыннан сатучылар качып бетте – эш бармый, халык йөрми. Хан сарае кебек зур бинада, кем әйтмешли, җил улый.

Әгәр дә мәгәр Үрнәк авылына җан асрарга җибәрсәләр, билгеле, фермерлык белән шөгыльләнер идем. Тагын нишлисең инде анда? Салада яшәүнең нинди авыр хезмәт икәнен чамалыйм. Җәен әтәчләр белән бергә уянып, сыерны савасы, көтүгә озатасы. Кайттың да яңадан йокы симерттең түгел шул. Кара төнгә чаклы мең төрле мәшәкать белән янып йөрисе.

Ә менә бәрәңгене күпләп утыртмас идем. Отышлы түгел, кеременә карый чыгымы күбрәк. Аны әле кәтмәнләп, әле күмеп чыгып, билсең калуың да ихтимал. Шуннан соң, билеңне рәтләр өчен, бүлнис юлын таптап, күпме акча чыгарып саласы. Менә шулай фикер йөртә үзен яратучы бүгенге заман кешесе.

Авылда элемтә булмаска, телефон тотмаска мөмкин, дисең инде... Мин мәгълүматсыз яши алмыйм, балыкны судан чыгарып, җиргә ташлау белән бер. Син сурәтләгән вакыйгалар Робин Крузоныкын хәтерләтә. Минем аның язмышын кабатлыйсым килми. Әгәр Үрнәктә торырга шартлар булмаса, качам да китәм.

Кеше яши торган авылның кышын юлларын ачмыйча, автолавкалар җибәрмичә, адәм баласын тозакта тоту – район җитәкчелеге тарафыннан җинаять кылу белән бер. Ул авыл рәсми рәвештә бар бит, документларда теркәлгән, димәк, кешегә яшәү шартлары да тудырылырга тиеш. Әгәр юньле шартлар юк икән, район җитәкчелеге ул авылны бетерсен дә куйсын, халыкны интектереп ятмасыннар.

Линар Закиров соравы:

Авылыгызда син иң хөрмәт иткән кеше кем? Һәм ни өчен нәкъ менә шул кеше? Әтиеңнән кала, билгеле...

Гөлназ Шәмси җавабы:

Безнең авылда мин хөрмәт иткән кеше кемме? Аерып әйтүе дә авыр. Без бит инде барыбыз да бер авыл «диваналары». Туганнар кебек. Шулай да авылда яшәп калган яшьтәшләремне аерым билгеләп үтәсем килә. Өчәр бала үстерәләр. Алар булмаса, Иске Карамалы инде күптән таралган булыр иде. Ә болай яшибез әле... бирешмибез!

Ә хөрмәт иткән кешем күрше авылдан – Әмәкәйдән. Беренче төркем инвалид Мияссәр Шәрипов мебель цехы тота. Юл һәлакәтенә эләккәнче, ул газ хезмәтендә эшләде. Шушы фаҗигадан соң үзендә көч табып, тормышын төптән үзгәртте. Ике малаен да агач эшенә өйрәтеп үстерде. Алар аерым үз эшләрен ачтылар. Бу батырлыклар артында гади бер хатын-кыз – өй хуҗабикәсе Миләүшә тора.

Төркия Президенты төшеңә керсә, ничек юрарга?

Линар Закиров соравы:

Инде соңгы соравыма да җавап аласы калды. Син, гади авыл хатыны, Төркия президенты Рәҗәб Эрдоганга ярдәм сорап хат язган булгансың. Ул сиңа җавап биреп, фәлән миллион сум да күчергән. Бу турыда тәфсилләбрәк сөйлә әле. Ничек уйлыйсың, башка кешеләр дә мондый ярдәмгә өмет итә аламы?

Гөлназ Шәмси җавабы:

Әлбәттә, Төркия президенты Рәҗәб Эрдоганны кемдер сөя, ә кемдер күралмый. Ә минем тормышымда зур эз калдырган кеше ул. Бу турыда «Татарстан яшьләре» газетасында иркенләп язган идем. Бу юлы кыскарак тотармын.

2014 елда мин кинәт авырып киттем. Аяк-кулларны туктаусыз көзән җыера. Бу хәл дүртәр сәгатькә кадәр бара. Табиблар, чит илдә генә дәвалап була, диләр. Анда да лазер кулланып кына. Мин шикәр хастасы да бит әле. Инде ашый, йоклый алмый башладым. Бер төнне, диндә булмасам да, истихара намазы укып, төшлек салып яттым. Ничектер йоклап та киткәнмен. Төш күрәм. Ак сакаллы бер бабай Эрдоганга хат язарга куша. Иртән сикереп тордым да Төркия сайтларын чокый башладым. Мине кабул итәргә Израильнең Хайфа шәһәрендәге хәрбиләр клиникасы әзер. Әмма 6 миллион акча кирәк. Яздым мин Эрдоганга хат. Аның янына Стамбулның «Босфор» гәҗитендә басылган «Төрек көлчәсе» дигән хикәямне дә теркәдем. Бу гыйнвар ае иде. Көтәм-көтәм – җавап юк.

Апрельдә Төркиягә шикәрне төшерер өчен бераз яшәп торырга киттем. Әле майда кайтып, өйләр юып, бәрәңге утыртып, кире килдем. Төгәл 8 ай көткәч, июль азагында Рәҗәб Эрдоган хакимияте клиникага акча күчерде, һәм миңа чакыру килде. Менә шул. Бу – минем «алтын балык тоткан» очрак. Сере шунда – гозерләргә кул куючы ул вакыттагы премьер-министр минем «Төрек көлчәсе» хикәямне дә укып чыга. Ошата инде. Менә сиңа «Господин случай».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100