Тормыш иптәше үлгәннән соң аның пенсиясен алыр өчен нишләргә – Социаль фонд җавабы
«Вафат булган тормыш иптәшенең пенсиясе күбрәк булган очракта, тол калган хатын яисә ир аны ала аламы? Моны ничек эшләргә?» – дигән сорау белән мөрәҗәгать иткән «Челнинские известия» укучысы.
Сорауга Чаллыдагы Социаль фонд җитәкчесе Руслан Шәңгәрәев җавап биргән.
– Вафат булган пенсионерның тол хатыны яисә ире тормыш иптәшенең пенсиясен алырга хокуклы, – дип хәбәр иттеләр Социаль фондта. – Вафат булган иренең яки хатынының иминият пенсиясе күбрәк булган очракта, тол калган кеше туендыручысын югалту сәбәпле пенсия билгеләү яисә үзенең пенсиясеннән иптәшенекенә күчерү турында гариза бирә һәм тормыш иптәшенең пенсиясен алу мөмкинлегенә ия була.
Бу хокуктан кемнәр файдалана ала:
- пенсия яшенә җиткән яисә инвалидлык төркеме булган тол ир һәм хатыннар;
- вафат булган тормыш иптәшенең тәрбиясендә яшәгән тол ир һәм хатыннар (иптәше үлгән яисә яшәү өчен акчасыз калган вакытка).
Тол калган ир һәм хатыннар теләсә кайсы вакытта тормыш иптәшенең пенсиясенә күчә, шулай ук соңыннан үз пенсиясенә кире кайта ала. Вафат булган иптәшенең пенсиясенә күчкәннән соң, тол ир яисә хатын моңарчы алган пенсиясенә караганда югарырак түләү ала башлаячак, әмма аның күләме үлгән туендыручысыныкына караганда азрак булачак. Бу – туендыручыны югалту уңаеннан фиксацияләнгән түләүнең күләме 50 процент дәрәҗәсендә билгеләнүгә бәйле.
Туендыручыны югалту уңаеннан түләнә торган иминият пенсиясенә вафат булган тормыш иптәше алган өстәмә түләүләр (мәсәлән, төньяк яки авыл стажы өчен, тәрбиядәге кеше өчен яки 80 яшькә җиткәндә билгеләнә торган өстәмә түләүләр) кермәячәк.
Пенсия тормыш иптәше үлгәннән соң 1 ел дәвамында мөрәҗәгать иткән очракта туендыручы үлгән көннән башлап, ә соңрак килгән очракта мөрәҗәгать иткән көннән 12 айга иртәрәк итеп билгеләнә.
Гаризаны Россия Социаль фондының клиент хезмәте яисә Күпфункцияле үзәк аша бирергә мөмкин.