«Тормыш без гадәтләнгән сценарий буенча гына бармый»: популяр артист 51 яшендә әти булган
Танылган башкорт җырчысы Рөстәм Гыйззәтуллин гаиләсендә шатлыклы вакыйга – аның кызы туган. Артист бу яңалыкны социаль челтәрләрендә бик эмоциональ пост һәм матур видео куеп хәбәр итте.
«Минем тормышымның астын-өскә китергән вакыйга булды. Яраткан кешем әни булды. Безнең кызыбыз туды. Беләм, күпләр өчен бу көтелмәгән яңалык. Тормыш без гадәтләнгән сценарий буенча гына бармый. Ләкин аның мәгънәсе дә шунда. Мәхәббәтем, кыюлыгың, түзгәнең, кечкенәбезгә яңа тормыш бүләк иткәнең өчен рәхмәт сиңа. Син күп нәрсәләр аша уздың һәм бу минем өчен ниндидер сүзләргә караганда да кадерлерәк. Мин бүген тагын бер тапкыр әти булдым, чын-чынлап… Мин моны хәзер ныграк, тирәнрәк тоям, җаваплырак карыйм. Тормыш дәвам итә», – дип язган ул.
Чыннан да, әлеге яңалык аның тамашачысы өчен көтелмәгән булып чыккан, кайберләрен, бөтенләй, шок хәлендә калдырган. Чөнки күпләр 51 яшьлек Рөстәм Гыйззәтуллинның яңа гаиләсе булуын да белмәгән.
«Котлыйбыз. Бәбиегез көчле, нык, сәламәт булып үссен. Тормыш иптәшегезнең тизрәк тернәкләнүен телим», «Сау-сәламәт булып үссен бәби. Тигезлектә үстерегез», «Шаккатырдың, братым. 51дә әти булуың белән сине. Бәләкәч әти-әниле, акыллы, иманлы булып үссен»,– дип, бик күп матур комментарийлар язганнар аларга.
«Беренче хатыны белән кайчан аерылышырга өлгерде соң әле ул?» – дип аптыраучылар да булган. Ә берничә кеше исә: «Ә сиңа ике бала табып, үстереп биргән элекке хатының яратканың түгел идеме?», «Кызың оныгыңнан кечкенәрәк булган бит!», – дип тәнкыйть сүзләре язучылар да бар.