Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тормозы ватылган йөк машинасы яшүсмер кызны таптап үтергән - коточкыч мизгел видеога эләккән

Музыка мәктәбенә килгән бала, автобустан чыгып тукталышка баса һәм шул мизгелдә аны йөк машинасы таптап китә.

news_top_970_100
Тормозы ватылган йөк машинасы яшүсмер кызны таптап үтергән - коточкыч мизгел видеога эләккән

Башкортстанның Уфа районында тукталышта торган кыз бала үзбушаткыч машина астында калып һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Михайловка авылының Ленин урамында булган коточкыч юл һәлакәте видеога эләккән.

Кытайда эшләнгән Shacman үзбушаткыч машинасы таудан төшеп барганда, тормозы ватылган. Идарә ителми башлаган машина «Лада Ларгус» автомобилен таптап диярлек узган. Шуннан соң зур машина капланган һәм торак йортка бәрелгән. Һәлакәт булган урындагы тукталышта торган 2006 елгы кыз бала тапталып үлгән.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, ян кырыена ауган йөк машинасы зур тизлектә килеп, баланы очыртып диярлек алып китә.

Зур йөк машинасы һәм җиңел машина йөртүчеләре җитди имгәнгән. Аларны хастаханәгә озатканнар. Бу турыда «Юл патруле» хәбәр иткән.

Башкортстан буенча ЮХИДИ белешмәсе буенча, кыз бала музыка мәктәбенә килгән булган. Авария булыр алдыннан гына, бала автобустан чыгып тукталышка баскан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100