Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тормозлау юлы 54 метр булган». Башкортстанда авариядә ике егет үлгән, өч егет имгәнгән

news_top_970_100
«Тормозлау юлы 54 метр булган». Башкортстанда авариядә ике егет үлгән, өч егет имгәнгән
https://www.bashinform.ru/

Башкортстанның Яңавыл районында Уфа – Яңавыл юлында төнге икеләр тирәсендә «Богдан» һәм «Урал» машиналары бәрелешә. «Богдан» белән 20 яшьлек егет, «Урал» йөк машинасы белән 26 яшьлек егет идарә итә. Фаҗигадә 2 кеше үлә, 3 кеше имгәнә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Богдан» машинасында баручы 2 пассажир – егермешәр яшьлек егетләр урында ук үлә. «Богдан» йөртүчесе, тагын ике пассажир имгәнә.

«Җиңел машинаның тормозлау юлы 54 метр булуы билгеле. «Богдан» хуҗасы үлгән, ул салонда пассажир булып утырып бара торган булган. Машина белән аның иптәше идарә иткән», – дигәннәр ЮХИДИда.

«Башинформ»ның үз чыганагы белешмәсе буенча, имгәнгән 3 егетне Нефтекама хастаханәсенә китергәннәр. 23 яшьлек егетнең уң кулы, башы имгәнгән, 20 яшьлек егетнең башы имгәнгән, 22 яшьлек егетнең кулы сынган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 декабрь 2022
    Исемсез
    Иичек бэрелешкэн, Богдан арттан подъёмник - Азинбаш астына кергэн бит тугелме сон
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100