news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төрмәдән качарга җыенган тоткыннарны кулга алганнар

news_top
Төрмәдән качарга җыенган тоткыннарны кулга алганнар
"Baza" телеграм каналы

Федераль куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре Түбән Новгород өлкәсендәге төзәтү колониясендә терактны туктатып калган.

Фото: © «Baza» телеграм каналы

«Baza» мәгълүматлары буенча, терактны Түбән Новгородтагы ИК-6 да берничә радикал планлаштырган. Алар хезмәткәрләргә һөҗүм итеп качарга җыенган булганнар.

Әмма аларның планы турында махсус хезмәт хезмәткәрләренә билгеле була. Һөҗүм итәргә җыенганда, аларны тоткарлый алганнар. Аларның үзләре белән пычаклары һәм үткен очлы әйберләре булган.

Хәзер тоткыннарга карата РФ Җинаять кодексының 3 маддәсе буенча яңа җинаять эшләре кузгатылган: 282.2нче (экстремистик оешма эшчәнлеген оештыру), 313нче (иректән мәхрүм итү урыныннан качу) һәм 321нче (изоляцияне тәэмин итүче учреждениеләр эшчәнлеген дезорганизацияләү).

Фото: © «Baza» телеграм каналы

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар